Хәзерге заман тернәкләндерү үзәге пациентлары арасында Башкортстаннан гына түгел, Чиләбе һәм Оренбург өлкәләреннән, Татарстаннан да балалар бар.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфада «Салют» Республика балалар тернәкләндерү үзәгенең уңышлары турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, ачылу вакытыннан алып ике елга якын вакыт эчендә анда 14 меңгә якын бала ярдәм алган.
Бу вакыт эчендә ул үзенчәлекле балаларга ярдәм итү өчен төп мәйданчыкка әверелде. «Салют "ка республикабызның шәһәр һәм районнарыннан гына түгел. Чиләбе, Оренбург өлкәләреннән, Татарстаннан күршеләр дә килә.
"Үзенчәлекле балаларга ярдәм итү безнең өчен төп бурыч булып кала. Һәм "Салют» — бу зур, системалы эштә безнең флагман", - ди бу уңайдан Радий Хәбиров.
Фото: bashinform.ru