Җәмгыять
2 Сентября , 15:34

Старт бирелде

Башкортстанда «Геовызов» халыкара чемпионатына старт бирелде.

Старт бирелдеСтарт бирелде
Старт бирелде

   «Патриот» хәрби-патриотик лагере базасында «Геовызов» IV Халыкара геологик чемпионатына старт бирелде. Чара «Экологик иминлек» милли проекты кысаларында уздырыла. Ярышларның беренче көне камера дисциплиналарына багышланды һәм лагерьның төп корпусында узды.

   Катнашучыларга «Минералогия һәм петрография» һәм «Нефть һәм газ»юнәлешләрендә белемнәрен күрсәтергә кирәк иде.

   «Минералогия һәм петрография» дисциплинасында һәр командадан бер вәкил чыгыш ясады. Аның бурычы-очраклы бирелгән үрнәкләр буенча минералларны һәм тау токымнарын билгеләү, аларның физик үзлекләрен һәм составын тасвирлау.

   Камера дисциплиналары буенча чыгышларның нәтиҗәләре якындагы көннәрдә судья билгеләрен эшкәрткәннән соң билгеле булачак. Иртәгә үк катнашучыларны яңа этап көтә – кыр шартларында ярышлар, дип билгеләделәр БР Экология министрлыгында.                

    Фото: mgazeta.com

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас