Җәмгыять
2 Сентября , 14:16

Диктант язабызмы?

   Башкортстан Республикасы халкы «ИТ-диктант – 2026» бөтенрусия белем бирү акциясендә катнаша һәм санлы технологияләр өлкәсендәге белемнәрен тикшерә алачак.

Диктант язабызмы?Диктант язабызмы?
Диктант язабызмы?

Акция 2026 елның 11-13 сентябрендә ит-диктант.рф платформасында узачак. Катнашу бушлай һәм барлык теләүчеләр – мәктәп укучылары, студентлар, эшләүче белгечләр, өлкән буын вәкилләре һәм көндәлек тормышта санлы сервислардан файдаланучылар өчен мөмкин булачак.

   ИТ-диктантны Төмән өлкәсенең мәгълүматлаштыру департаменты оештыра. Акция 2018 елдан бирле үткәрелә һәм ел саен Русия Федерациясенең барлык субъектларыннан катнашучыларны берләштерә.

   ИТ-диктант төрле катлаулылык дәрәҗәсендәге тест биремнәрен үз эченә ала. Катнашучыларга санлылы грамоталылыкның төп җиде юнәлеше буенча сорауларга җавап бирергә туры киләчәк:

  • санлы куллану;
  • финанс операцияләре һәм интернетта сатып алулар;
  • санлы хәвефсезлек;
  • мәгълүматны тәнкыйди кабул итү;
  • социаль челтәрләрдән файдалану һәм мультимедиа контенты булдыру;
  • мәгълүмат эзләү;
  • санлы җайланмалардан файдалану.

ИТ-диктантта катнашу – үзеңнең бәяләү, интернеттан, онлайн-сервислардан, социаль челтәрләрдән һәм электрон түләүләрдән никадәр куркынычсыз һәм ышанычлы файдалануыгызны белү мөмкинлеге ул.

   Башкортстанда яшәүчеләрне акциягә кушылырга һәм цифрлы технологияләр өлкәсендәге белемнәрен тикшерергә чакыралар.

ИТ-диктантны 2026 елның 11-13 сентябрендә: ит-диктант.РФ.сайтында узарга мөмкин.

Фото: mgazeta.com

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас