+11 °С
Облачно


1 сентябрьдән Уфа халкы өчен юлларда йөрү уңайлырак булачак, чөнки Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча Пугачев урамының дүрт полосасында эшләр вакытыннан алда тәмамланды, дип хәбәр иттеләр БР транспорт Министрлыгында.
Техник ачылыш 1 сентябрьдә 7.15 сәгатьтә була. Геофизиклар урамыннан алып генерал Рыленко урамы белән киселештәге транспорт чишелешенә кадәр дүрт полоса ачык булачак.
Юлларда исән-имин йөрегез!