Җәмгыять
31 Августа , 14:56

Бию флешмобында катнашыгыз!

Бию флешмобында катнашыгыз!Бию флешмобында катнашыгыз!
Бию флешмобында катнашыгыз!

11 сентябрьдә «Ватан» этнопаркында Русия халыклары бердәмлеге елына һәм Милли костюм көненә багышланган зур бию флешмобы узачак.

Акциядә Башкортстанның әйдәп баручы хореография коллективлары — Фәйзи Гаскәров ансамбле, «Мирас», «Уралтау», «Тангаур», «Сибай» һәм Стәрлетамак бию театры катнаша. Флешмобка республиканың үзешчән бию коллективларында шөгыльләнүчеләр дә чакырыла.

Төп шарт — Русиядә яшәүче теләсә кайсы халыкның милли киемендә булу. Яшь чикләүләре юк, хатын-кызлар, ир-егетләр һәм катнаш төркемнәр катнаша ала.

Хореографияне өйрәнү өчен видео-дәресләрне МОНДА карарга мөмкин

Гаризалар 9 сентябрьгә кадәр кабул ителә: bash.choreo@yandex.ru

Гаризада җитәкченең контакт телефонын күрсәтергә кирәк. Флешмоб: 11 сентябрь, 12:00 «Ватан» этнопаркы, Зәки Вәлиди ур., 2а

Кушылыгыз һәм Уфаның бию тарихының бер өлеше булыгыз! 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас