

Форумны Башкортстан Башлыгы грантлары фонды, Башкортстан Иҗтимагый палатасы, Башкортстан Башлыгы каршындагы Кеше хокуклары һәм гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү советы оештыра.
Форумга меңгә якын кеше җыелды, 160лап спикер һәм кунаклар чыгышы көтелә. Очрашуның төп темасы – махсус хәрби операция шартларында гражданлык җәмгыятен үзгәртү.
- СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү, шулай ук яшьләргә патриотик тәрбия бирү,
-Сентябрьдә узачак сайлауларда гражданлык җәмгыяте институтларының ролен һәм традицион кыйммәтләрне саклау мәсьәләләре карала.
Форум программасында дискуссия мәйданчыклары, семинарлар, осталык дәресләре һәм интерактив күргәзмәләр, юридик консультацияләр һәм грант заявкалары буенча экспертлар консультацияләре бар.
Соңынан «Махсус хәрби операция шартларында гражданлык җәмгыятен үзгәртү» пленар утырышы булачак.
Гражданнар форумы Уфа шәһәренең, З. Вәлиди урамы, 2 йортта үтә. Ул 17:30га кадәр дәвам итәчәк. Керү ирекле.
Рәхим итегез!
Русча вариантын Молодежная газета басмасыннан укый аласыз.



