Җәмгыять
27 Августа , 08:43

Әтиләрне хөрмәтләп...

Әтиләрне хөрмәтләп...Әтиләрне хөрмәтләп...
Әтиләрне хөрмәтләп...

Республикабызда гаилә кыйммәтләрен саклау һәм җәмгыятьтебездә әти кешенең ролен һәм әһәмиятен саклап калу максатыннан, 2020 елдан башлап инде менә 7нче ел рәттән республиканың Иҗтимагый палатасы  «Ата батырлыгы»  республика конкурсы үткәрә. Әлеге конкурста җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы кичә, 27 августка, БРның VIII Гражданнар форумы кысаларында үтте.

Быел җиңүчеләрне сайлау аеруча дулкынладыргыч булды, чөнки 2026 ел БР Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров указы белән «Зур һәм тату гаилә елы» дип игълан ителде. Без күпмилләтле Башкортстанда яшибез, бездә дистәләгән халык тату һәм дус яши. Ата-бабаларның гореф-гадәтләрен хөрмәт итәбез һәм балаларыбызга да кечкенәдән Ватаныбызга карата мәхәббәт тәрбияләргә тырышабыз.

«Ата батырлыгы»  республика конкурсына быел республиканың 43 төбәгеннән катнашу теләген белдереп 108 гариза кабул ителгән.

Заявкалар җибәрүчеләр арасында Уфа шәһәренең Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары, СВО ветераны, Стәрлетамак шәһәренең хастаханәсе баш табибы һәм башка танылган җәмәгать эшлеклеләре, эшкуарлар һәм күп балалы әтиләр бар.

Форумда  бу конкурста катнашучылар өчен мәдәни программалар, «Ата батырлыгы» күкрәк тамгалары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшыру тантанасы булды.

Ул нинди әтиләргә бирелде, дисезме?  Башкортстан Республикасының иҗтимагый тормышында актив катнашкан, җәмгыять үсешенә үз өлешләрен керткән һәм балаларыбызның киләчәген кайгыртка әтиләргә күрсәтелде бу хөрмәт.

 Номинацияләргә килгәндә исә, "Яклаучылар" номинациясендә - 9 лауреат бүләкләнде; "Гаилә династиясе" номинациясендә - 8 лауреат; "Әти-активист"номинациясендә - 7 лауреат; "Традицияләрне саклаучы" номинациясендә - 6 лауреат "Күп балалылар/Күп оныклылар" номинациясендә - 5 лауреат бүләкләнде .

Гомумән, бу конкурста 35 кеше җиңүче исеменә лаек булды.

Сәхнәгә чыгучылар арасында унбер бала әтисе Филүс Равил улы Ильясов та бар. Алар тәрбиягә ике ятим бала да алганнар. Хатыны Резидә Зәкәрия кызы әйтүенчә, Филүс Равил улы - кайгыртучан, ярдәмчел, ачык күңелле һәм чын терәк булырлык әти. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, аларның ике уллары әле махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә.

Бүләк алу очен сәхнәгә  Ринат Гыйният улы Табулдин чыкты. Алар Гафури районында яши. Хатыны Ләйсән ханым белән тугыз бала үстергәннәр Хәзер аларның 8 оныгы бар. Табулдиннар гаиләсе шулай ук дүрт ятим баланы тәрбиягә алган.

Сәхнәгә Әлшәй районында гомер кичерүче  Кашапов Раил Рәис улы чакырылды. Ул 1971 елдан башлап, пенсиягә чыкканчы математика укытучысы, ә аннары  Никифар урта мәктәбе директоры булып эшләгән. Шунысы игътибарга лаек, аның әтисе, Бөек Ватан сугышында катнашкан Рәис Кашафович та педагог булган. Бу гаиләнең гомум педагогик стажы 127 елдан артык. Ярты гасырдан артык элек Раил абый тормыш юлын Тәнзилә апа белән бәйләгән. Ул да белеме буенча – укытучы. Алар өч бала тәрбияләп үстергән, ә бүген сигез оныкларының уңышларына сөенеп туя алмыйлар.

Республикабызда әниләрне генә хөрмәтләп калмыйча, балаларына – үрнәкле әти, гаиләсенә терәк һәм таяныч булган, иҗтимагый тормышта активлык күрсәткән әтиләргә дәүләт тарафыннан шундый игътибар бирелүе, әлбәттә, зур шатлык.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас