Җәмгыять
24 Августа , 10:41

Спортны дус итсәң – сау-сәламәт булырсың!

24-30 август көннәрендә РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан Актив спорт төрләрен популярлаштыру атналыгы игълан ителде. Моның төп максаты: халыкны үз саулыгын ныгытуга җитди карарга чакыру.    

Спортны дус итсәң – сау-сәламәт булырсың!Спортны дус итсәң – сау-сәламәт булырсың!
Спортны дус итсәң – сау-сәламәт булырсың!

Актив спорт төрләре гомерне озынайтырга һәм аның сыйфатын күтәрергә ярдәм итә, ди белгечләр. Моңа өстәп шуны да әйтергә кирәктер, даими физик активлык оптималь гәүдә авырлыгын сакларга ярдәм итә, йөрәк-кан тамырлары системасының эшен яхшырта һәм кандагы шикәр һәм холестерин дәрәҗәсен контрольдә тотарга ярдәм итә, когнитив сәләтләрне һәм психо – эмоциональ халәтне яхшырта.

   РВФД спорт медицинасы бүлегенең спорт медицинасы буенча табибы Шәяхмәтова Эльза Фәрвазетдин кызы әйтүенчә, халыкның физик активлык дәрәҗәсен күтәрүгә омтылышын арттыруда, актив ял итүне популярлаштыруда массакүләм мәгълүмат чаралары да зур роль уйный. Аның  фикеренчә, атна дәвамында ким дигәндә 150-300 минут, яки ким дигәндә 75-150 минут интенсив физик активлык  кешегә сау-сәламәт булырга ярдәм итә. Белгеч шулай ук түбәндәгеләрне киңәш итә:

* Кечкенәдән башлагыз — көн саен кызу адымнар белән йөрегез.

* Азрак утырырга тырышыгыз — һәр 30-40 минут саен тәнәфесләр ясагыз.

  • Атнага 2-3 тапкыр көч күнегүләре өстәгез.

    Үзегез өчен күңелле активлык төрләрен табыгыз – мәсәлән, бию, йога, йөзү һ.б.

   Фото: ufimnivy.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас