

Бөре шәһәрендә Радий Хәбиров «Туризм һәм кунакчыллык» гомумдәүләт проекты кысаларында оештырылган фестивальдә булды. Фестивальнең төп чарасы — хәрби техника кулланып үткәрелгән хәрби-тарихи реконструкция.
Исегезгә төшерәбез, элек «Вакыт елгасы» дип аталган чара ел саен «Бөре крепосте» тарихи паркы территориясендә уза һәм һәрвакыт 5 меңнән артык тамашачыны җыя иде.
Быел оештыручылар «XVII гасыр» хәрби-тарихи реконструкциясен әзерләделәр. «Бөре укчылары» хәрби-тарихи клубы катнашучылары һәм илнең 11 төбәгеннән реконструкторлар 1635 елда Аблай ханның Себер Урдасы һөҗүмен кире кагуны сәхнәләштерәләр. Аларның костюмнары һәм хәрби кирәк-яраклары — дүрт гасыр элек кулланылган киемнәрнең һәм кирәк-яракларның төгәл күчермәләре.
Аннары Радий Хәбиров һәм мәртәбәле кунаклар фестивальнең тематик мәйданчыкларын карадылар.
Фото: БР Башлыгының рәсми порталы.