Җәмгыять
21 Августа , 12:37

104 яшен каршылаган!

Башкортстанда яшәүче Гафирә Сәяхова зур хөрмәткә лаек.

104 яшен тутырган!104 яшен тутырган!
104 яшен тутырган!

 Бер гасырдан артык гомер яшәп, 100 яшьнең кеше гомере өчен чик түгеллеген раслаган Акъәбине туган көне белән район башлыгы  Марат Латыйпов тәбрикләгән. 

Кушнаренко районының Иске Тукмаклы авылында гомер кичерә ул. Гафирә Хәмәдриҗәл кызы Бөек Ватан сугышы башланганчы ук Кушнаренко педучилищесын тәмамлый, аннан соң язмышын мәктәп белән бәйли: ярты гасырга якын балалар укыта.

Авыр сугыш елларында колхоз басуларында эшли – яз - чәчүдә, көз уңыш җыюда катнаша. Тормыш иптәше Тәлгать Мамалим улы белән кыз һәм ул үстергәннәр. Хәзер исә дүрт оныгы, алты оныкчыгы бар. Ул үзенең гомер бәйрәмен зур гаиләсе белән каршылый.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас