Җәмгыять
20 Августа , 18:59

Башкортстан кымыз экспортын икеләтә арттырды

Башкортстан кымыз экспортын икеләтә арттырдыБашкортстан кымыз экспортын икеләтә арттырды
Башкортстан кымыз экспортын икеләтә арттырды

Быел Башкортстан БДБ илләренә кымыз экспортын ике тапкырга арттырды, дип хәбәр иттеләр Россельхознадзорның төбәк буенча идарәсендә.

Кичә күзәтчелек ведомствосы чираттагы партияне — Башкортстан предприятиесе тарафыннан Үзбәкстанга сату өчен әзерләнгән 19,9 тонна кымызны контрольдә тотты. Башкортстан һәм Үзбәкстан өчен традицион булган сөт эчемлегенең сайлап алынган үрнәкләре Россельхознадзор карамагындагы «ВНИИЗЖ» ФДБУнең Брянск филиалында аккредитацияләнгән лабораториядә тикшерелде.

Исегезгә төшерәбез, «Лаеклы һәм нәтиҗәле хезмәт һәм уңышлы эшкуарлык» милли проекты кысаларында «Халыкара кооперация һәм экспорт» милли проекты гамәлгә ашырыла. Аның максаты - 2030 елга чимал булмаган энергетика булмаган товарлар экспортының 2020 ел белән чагыштырганда 70 проценттан да ким булмаган үсешен тәэмин итү.

Милли проектлар Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнде. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас