Җәмгыять
18 Августа , 08:19

Мөрәҗәгатьләр арасында төзекләндерү мәсьәләләре күбрәк

«Инцидент-менеджмент» мәгълүмат системасы һәм кире элемтә платформасы 4 838 хәбәр теркәгән.

Мөрәҗәгатьләр арасында төзекләндерү мәсьәләләре күбрәкМөрәҗәгатьләр арасында төзекләндерү мәсьәләләре күбрәк
Мөрәҗәгатьләр арасында төзекләндерү мәсьәләләре күбрәк
2026 елның 17 августында Төбәк Премьер-министры Андрей Назаров җитәкчелегендәге Башкортстан Хөкүмәте утырышында социаль челтәрләрнең һәм халык мөрәҗәгатьләренең атналык мониторингы нәтиҗәләре турында фикер алышулар барды.
2026 елның 10 августыннан 16 августына кадәр Башкортстанның «Инцидент-менеджмент» мәгълүмат системасы һәм кире элемтә платформасы 4 838 хәбәр теркәгән. Бу үткән атнага караганда 34 кә күбрәк һәм былтыргы күрсәткечтән 2 812 гә кимрәк (7 650).
Башкортстан Республикасы башлыгының социаль коммуникацияләр идарәсе башлыгы Елена Прочаковская хәбәр иткәнчә, төзекләндерү темасы – беренче урында, барлыгы 1 071 хәбәр. Нигездә яшеллекләрне тәрбияләү, җәмәгать урыннарын төзекләндерү һәм аларның чисталыгы буенча мөрәҗәгать иткәннәр. Иң күп мөрәҗәгатьләр Уфа, Стәрлетамак, Октябрьский, Салават шәһәрләрендә яшәүчеләрдән килгән.
Хәбәрләр саны буенча төп 10 темага сәламәтлек саклау, калдыклар белән эш итү, җәмәгать транспорты, социаль хезмәт күрсәтү, куркынычсызлык, мәгариф һәм энергетика кергән. Башкортстанның Үзәк республика идарәсе барлык инцидентларны контрольгә алган һәм муниципалитетларга, министрлыкларга, ведомстволарга эшкә җибәргән.
Доклад йомгаклары буенча Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына – төбәк һәм муниципаль әһәмияттәге юлларны ремонтлау; торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгына – яшел үсентеләрне карап тоту, территорияләрне җыештыру, авыл торак пунктларында су белән тәэмин итү системаларын эшләү буенча йөкләмәләр бирде. Министрлар Кабинеты башлыгы шулай ук республика башкарма органнарына халыкка җавапларның сыйфатына, шул исәптән Республика идарә үзәге рейтингы критерийларын үтәүгә игътибар итәргә кушты.
 
БР Хөкүмәте сайтыннан.
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас