Җәмгыять
13 Августа , 11:33

Парк кайчан ачылыр?

      Башкортстан башлыгы Уфада Ленин исемендәге паркны реконструкцияләүнең барышы белән танышты.

Парк кайчан ачылыр?Парк кайчан ачылыр?
Парк кайчан ачылыр?

13 августта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфаның Киров районындагы Ленин исемендәге паркта булды. Төбәк җитәкчесе Республика көненә төгәлләнергә тиешле иҗтимагый киңлекне реконструкцияләүнең барышы белән танышты.

   Подряд оешмасы вәкилләре хәбәр иткәнчә, паркта проектта каралган эшләрнең күбесе башкарылган. Төзүчеләр инженерлык челтәрләрен яңартканнар, балалар һәм спорт мәйданчыклары, амфитеатр төзегәннәр. Территориядә ике фонтанны реконструкцияләү, Зәки Вәлиди урамы ягыннан керү төркеменең тарихи аркасын төзү, шулай ук җәяүлеләр юлларына плиткалар салу дәвам итә.

   Моннан тыш, биредә спорт белән шөгыльләнү өчен йөгерү маршруты җиһазландырыла, кече архитектура формалары урнаштырыла, урамнарны яктырту һәм видеокүзәтү системалары монтажлана.

  Уфа администрациясе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Шәрипов билгеләп үткәнчә, парк шәһәр халкы һәм кунаклар арасында бик популяр. Яңартылганнан соң ул республика башкаласының тарихи үзәген җәлеп итү нокталарының берсенә әвереләчәк.

   Төбәк җитәкчесе иҗтимагый киңлек территориясен карап чыкты һәм подрядчы белән эшләрне тәмамлау планнары турында фикер алышты.

   - Ленин исемендәге Уфа паркы реконструкциядән соң республикабызда иң матурларның берсе булачак. Һәм ул инде октябрьдә, Республика көненә ачылырга тиеш. Шуңа күрә аңа зур игътибар бирелә, - диде Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров. - Без паркның мемориаль характерыннан читләшергә, аны йөреп кайтыр өчен, шул исәптән балалар белән йөрер өчен дә, уңайлы урын итәргә телибез. Шуңа күрә анда төрле мәнфәгатьләр өчен берничә зона бүлеп бирәбез. Ә тагын совет чорында керү группасын бизәгән иске арканы торгызырга булдык.

   Чыганак: БР Башлыгы Матбугат хезмәте

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас