Җәмгыять
13 Августа , 12:50

Металлургиянең роле зур

    «Урал аръягы-2026» кысаларында металлургия һәм тау тармагын үстерү турында фикер алышачаклар.

Металлургиянең роле зурМеталлургиянең роле зур
Металлургиянең роле зур

14 августта «Урал аръягы-2026» бөтенрусия инвестицион Сабантуе кысаларында «Стратегик ресурслар һәм җиңү икътисады: металлургия һәм тау тармагының роле»дигән түгәрәк өстәл узачак.

  Катнашучылар Башкортстанның Металлургия һәм тау сәнәгате комплексын үстерүнең төп юнәлешләре, Урал металлургия тау сәнәгате форумы нәтиҗәләре һәм 2027 елда аның икенче этабын үткәрү буенча тәкъдимнәр турында фикер алышачаклар.

Башкортстан Республикасы тау сәнәгате комплексы ассоциациясен төзү һәм 2026-2035 елларга тармакның кадрлар потенциалын үстерү программасын формалаштыру төп темаларның берсе булачак.

   Чара кысаларында Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтаеның һәм Башкортстан Республикасы сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрлыгының Мактау грамоталары тапшырылачак.

Фото: pravitelstvorb.ru 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас