Җәмгыять
11 Августа , 05:37

Башкортстанның биш проекты конкурста җиңгән

Башкортстанның биш проекты конкурста җиңгәнБашкортстанның биш проекты конкурста җиңгән
Башкортстанның биш проекты конкурста җиңгән

 Уңайлы шәһәр мохитен булдыруның иң яхшы проектлары Бөтенрусия конкурсында җиңүче булган. Димәк, республикада тагын биш заманча төзекләндерелгән киңлек барлыкка киләчәк дигән сүз, дип хәбәр итте төбәк Башлыгы Радий Хәбиров.

Җиңүчеләр булып Стәрлетамактан - «Набережная Заашкадарья: продолжение Соляной пристани» проекты,

Туймазыдан - «Первая улица Туймазов» проекты,

Благовещ шәһәреннән «Благовещенск.Культура воды»  проекты танылды.

 Яңавылдан - «Другая сторона Янаула: у северного пруда»,

Салават районы  Малаяз авылыннан «Центральная площадь села Малояз: память земли и узор времени» проекты танылды.

"Башкортостан - бу конкурста лидерларның берсе. Федераль ярдәм белән без 31 проектны тормышка ашырдык, тагын 8 проектны гамәлгә ашыру стадиясендә", — диде Хәбиров.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас