Җәмгыять
8 Августа , 03:00

Әнисә Ягъфарова: "Ата - бабаларыбызның нәсел тамырларын барлыйк!"

Чакмагыш районында урнашкан Югары Аташ авылында "Ак Идел жире" берләшмәсенең Чакмагыш районы булекчәсе "Ата-бабаларыбызның нәсел тамырларын барлыйк!" дигән чара үткәргән. Чараның төп оештыручысы, матбугат ветераны һәм язучы — Әнисә Мансаф кызы Ягъфәрова-Фәттахова булган. 

Билгеләп үтәргә кирәк, Әнисә апа — туган авылының чын ватанпәрвәр шәхесе! Күпләргә үрнәк, яшь буынга үгет-нәсыйхат сүзләрен әйтүче кешелекле вә кечелекле кеше. 

Ә очрашуга килгәндә, анда туган як тарихын өйрәнүчеләр авыл тарихы, аның шәҗәрәләре, күренекле шәхесләре хакында чыгыш ясаган. Фикер алышуга, җанлы аралашуларга да урын булган. 

Автор:Юлай Низаев
Читайте нас