Җәмгыять
4 Августа , 17:37

Владимир Путин якташларыбызны бүләкләде

Русия Президенты Владимир Путин якташларыбызга Русия Федерациясенең дәүләт бүләкләрен тапшыру турындагы указга кул куйды.

Владимир Путин якташларыбызны бүләкләдеВладимир Путин якташларыбызны бүләкләде
Владимир Путин якташларыбызны бүләкләде

Документ нигезендә «Мәдәнияттә һәм сәнгатьтә хезмәтләре өчен» медале белән Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясенең балетмейстер-куючысы Рәмизә Мөхәммәтшина бүләкләнде.

Шул ук указ белән металлургия сәнәгатен үстерүгә һәм РФнең икътисадый потенциалын ныгытуга керткән зур өлеше өчен «Фидакарь хезмәт өчен» ордены белән «Учалы тау баету комбинаты» оешмасы коллективы бүләкләнде.

Якташларыбызны котлыйбыз!

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас