

Ятимнәрне тәрбияләүче кешеләргә Пәйгамбәребезс.г.в. бик олы әҗерләр вәгъдә итә: "Кем ятимне карый, аңарга Аллаһы Тәгалә җәннәтен тиешле (ваҗиб) итте", - ди.
Ата-ана назыннан мәхрүм калган балалар белән уртак тел табу авыр булдымы дигән сорауга Крестина: . "Без кич ятканда әкиятләр укып һәм йоклар алдыннан кочаклашып үзара якынайдык, дуслаштык. Һәркайсына: „Син хәзер безнеке, без сине беркемгә дә бирмәячәкбез“, — дип әйтә идек», - дип искә ала ул.
"Балалар безне сабырлыкка һәм яратырга өйрәттеләр.Ни дисәң дә, баланы яратмасаң, аны үз гаиләңдә тотып, бер түбә астында яшәтеп булмыйдыр, минемчә", – ди Крестина.