Җәмгыять
28 июль , 07:18

"Заманча мәктәп нәкъ шундый булырга тиеш"

Уфада яңа мәктәп ачылуы турында республика Башлыгы Радий Хәбиров фикерен белдерде.

"Заманча мәктәп нәкъ шундый булырга тиеш""Заманча мәктәп нәкъ шундый булырга тиеш"
"Заманча мәктәп нәкъ шундый булырга тиеш"

"Көрәш сарае янында яңа зур бинабарлыкка килде. Уфаның Глумилино-2 микрорайонында 1225 урынга исәпләнгән искиткеч яңа мәктәп 1 сентябрьдә ишекләрен ачачак. Аны монда яшәүче халык бик көткәнен беләм - район яшь, актив, биредә балалы гаиләләр яши торган яңа төзелешләр күп. Төп төзелеш эшләре тәмамланган инде, мәктәпне иң заманча җиһазлар белән җиһазлаганнар. Алда – эшләтеп җибәрү һәм лицензияләү буенча кирәкле процедуралар.

Бина 88нче мәктәпнең икенче корпусы булачак  - беренчесе, исегезгә төшерәм, Российская урамында урнашкан. Мәктәптә төрле профильле сыйныфлар – биоинженер, кадет, спорт, it, бизнес-сыйныфлар булыр дип планлаштырабыз. Белем бирүдә Акмулла исемендәге БДПУ, БАГСУ, УДНТУ, Уфа медицина көллияте, медицина оешмалары һәм башкалар ярдәм итәчәк. Мәсәлән, спорт юнәлешендәге сыйныфлар көрәш сарае һәм спорт мәктәпләре белән бергә эшләячәк. Ә кадет сыйныфлары укучылары хәрби эш, биюләр, хәрби тарих түгәрәкләренә һәм секцияләренә, грек-рим көрәше дәресләренә һәм тренировкаларына йөриячәк. Ышанам ки, заманча мәктәпләр нәкъ менә шундый булырга тиеш – матур, иркен, яхшы җиһазландырылган, белем бирүгә өр-яңа якын килү белән. Моңа омтылачакбыз."

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас