

Республикада эшләүче оператив штаб тәүлек әйләнәсенә бензин запасларын, ягулык ташучы машиналар йөрүен һәм автозаправка станцияләрендәге чиратларны күзәтә. Хәлләр әле һаман ааыр булса да, ул контрольдә кала.
Хөкүмәттә билгеләп үтүләренчә, соңгы көннәрдә Уфада заправка станцияләрендәге чиратлар сизелерлек кимегән. Шулай да аерым районнарда, бигрәк тә ягулык салу станциясе бер генә булган урыннарда, вакытлыча өзеклекләр күзәтелә. Моның төп сәбәпләре – логистикадагы тоткарлыклар, ягулык ташучы машиналар хәрәкәтенә кертелгән вакытлы чикләүләр һәм
аерым станцияләрнең планлы ремонтка ябылуы. Хәзер республикада канистрларга ягулык сату вакытлыча чикләнгән, бер автомобильгә 30 литрдан артык ягулык җибәрелми. Ашыгыч ярдәм, янгын сүндерү, коммуналь хезмәтләр өчен резерв запаслар булдырылган.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләрен ягулык белән тәэмин итү дә аерым контрольдә. Урып-җыю эшләре өчен кирәкле ягулык запаслары җитәрлек булуы хәбәр ителде.