

Бавыр безнең организмның иң мөһим органы, төп биохимик лабораториясе дияргә була. Бавырны саклауның мөһимлеге турында Республика клиник дәваханәсе инфекционисты Татьяна Георгиевна Майорова сөйләде.
- Бавыр чире кайдан барлыкка килә? Бу, беренчедән, спиртлы эчемлекләрне күп куллану. Бавырга алкоголь ясаган зыян – бүген сәламәтлек саклау өлкәсендә зур проблемаларның берсе.
Икенчедән, вируслар (А, B, C, D, Е, F, G, H һ.б.) йоктыру: аның нәтиҗәсендә вируслы гепатит авыруы башлана. Моны кисәтү өчен гигиена таләпләрен үтәргә, сакланмаган секстан һәм, гомумән, тәртипсез җенси мөнәсәбәтләрдән баш тартырга кирәк.
Өченче урында – бавырны май басу (алкогольдән түгел) авыруы (майлы гепатоз). Ул гәүдәнең артык авырлыгы белән бәйле. Бүгенге җәмгыятьнең туклану рационы чамасыз һәм зыянлы. Кешеләр бик күп ашый. Кибет киштәләрендә дә табигый продуктлар аз калды. Кызганычка, яраклылык срогын озайту, товар кыяфәтен яки тәм сыйфатларын яхшырту өчен азык-төлеккә әллә никадәр химик ингредиентлар кушалар. Шунлыктан еш кына товарның сыйфаты түбән була.
Бавырның сәламәтлеген саклау өчен нәрсә киңәш итәргә була?
1. Чиста ризыклар кулланырга, сезон вакытында яшелчә һәм җиләк-җимешләр ашарга, ярымфабрикатлар һәм саклау срогы озын булган товарларга якын килмәскә. Азык-төлек сатып алганда аларның составына игътибар итәргә. Аңарда консервантлар, генетик модификацияле продуктлар, пальма мае (сөт маен алмаштыргыч), шикәрне алмаштыра торган синтетик матдәләр, натрий глутаматы булмаска тиеш.
2. Тиешенчә һәм сыйфатлы итеп тукланырга, артыгын ашамаска, бигрәк тә төнлә, ләкин ач йөрергә дә ярамый.
3. Тәмәке тарту һәм алкоголь кебек зыянлы гадәтләрдән арынырга.
4. Көненә кимендә 2 сәгать саф һавада йөрергә, чикләүләр булмаса, үзеңә ничек уңайлы, шул кадәр спорт белән шөгыльләнергә. Һәм әлбәттә, төнлә йокларга кирәк – ул сәламәт яшәү рәвешенең мөһим өлеше.