Җәмгыять
25 июль , 13:50

"Рәхәттә" гастрономия мәйданчыгы да эшләде

"Рәхәттә" гастрономия мәйданчыгы да эшләде"Рәхәттә" гастрономия мәйданчыгы да эшләде
"Рәхәттә" гастрономия мәйданчыгы да эшләде

Бүген һәм иртәгә Уфаның «Кашкадан» паркында «Рәхәттә» Халыкара сәламәтлек һәм туризм фестивале уза. Чара ике көн дәвам итә.

БР Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгы, Башкортстан кулинарлары, рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе белән берлектә кунаклар өчен зур туклану зонасы әзерләде. Аны партка табу җиңелул паркның үзәк керү урыны янында урнашкан. Биредә милли ризыклардан алып заманча мобиль стритфудка кадәр әллә ничә төрле кухня җыйганнар. Кунаклар чәкчәк һәм башкорт урам фастфудын, рус миченнән чыккан пылау, шашлык һәм ләлә-кебаб ассортиментын татып карый алачак. Эчемлекләрдән лимонад, кымыз, морс һәм мунча өчен махсус эчемлек дә бар.

 Гастрономия мәйданчыгы фудтракларны, сәүдә павильонын һәм палаткаларны берләштерде. Үз продукциясен «Гастро Фабрика», «Папа-Гриль ваклап сату», «Шаверма по-Питерски», сәламәт туклану кафесы «Ямуна», «Перепечи из русской Мичи», кафе-туңдырма «33 пингвина», «Куку в руку» и «Медфарм» тәкъдим итте. Дөрес тукланучылар өчен дә бөтен нәрсә дә бар - сәламәт кухня ашамлыкларыннан алып җиңел эчемлекләргә кадәр. Ә татлы-татлы ризыклар иң кечкенә кунакларның да күңеленә хуш килерлек. Мондый мәйданчыклар җирле җитештерүчеләр һәм рестораторлар өчен витрина кебек эшли. Кунаклар сыйланалар, брендлар белән танышалар һәм азактан инде аларның кафе һәм кибетләренә дә йөри башлыйлар.

Шул ук вакытта республика кухнясының никадәр күптөрле булуын күрергә була: башкорт, рус, көнчыгыш кухнялары-барысы дшунда, бер аланда. Рәхәтләнеп ял итәргә генә!

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас