Җәмгыять
24 июль , 06:03

Кайсы макарон симертми?

Кайсы макарон симертми?Кайсы макарон симертми?
Кайсы макарон симертми?

Макаронны «зыянлы ризык, симерткеч» дип санау гадәткә кергән. Тик табиб-диеотолог Екатерина Корсева, макаронны дөрес итеп сайласаң, ул, киресенчә, ябыгырга ярдәм итә, дип әйтә, - дип яза "Интертат"

Дөрес макарон – ул акрын углеводлар чыганагы, озак эшкәртелә һәм озак вакыт туенганлык хисен сакларга ярдәм итә. Белгеч сүзләренчә, макарон сатып алганда, төркеменә игътибар итәргә кирәк – А, Б яки В булсын. А төркемендәге макароннар бодайның каты сортларыннан ясала, бу – иң файдалы вариант. Әлеге сорт аз калорияле, витаминнарга һәм клетчаткага бай, аксым күп булуы белән аерылып тора.

Фигура саклаучыларга да мондый макаронны ашарга ярый. Б төркемендәге макарон иң калориялесе була. Аларны йомшак, крахмаллы, пыяласыман бодайдан ясыйлар. Мондый макарон спортчыларга, ябык кешеләргә файдалы була. В төркемендәге макаронны ашамау хәерле. Бу – түбән сортлы ризык, аны ипи пешерә торган оннан ясыйлар. Мондый макаронда организм өчен файдалы матдәләр бик аз, менә шуны ашагач, кеше симерә, шикәр авыруы ихтималы арта, диелә хәбәрдә.

Чыганак: intertat.tatar

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас