

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә хәлләр яхшы якка үзгәрде: иген, шикәр чөгендере һәм майлы культуралар җитештерү күләме буенча тарихи нәтиҗәләргә ирешелде. Инвестицион үсешкә инфраструктура проектлары да зур йогынты ясый. Башкортстан «Тормыш өчен инфраструктура» милли проектында актив катнаша. Төбәктә юллар төзелә һәм яңартыла, коммуналь инфраструктура модернизацияләнә, социаль объектлар сафка кертелә. Яңа мәктәпләр, мәдәният һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре төзү, медицина объектларын яңарту буенча да эшләр дәвам итә. Инвесторлар белән нәтиҗәле эшләүдә “Инвестиция сәгате” форматындагы киңәшмәләр дә мөһим роль уйный. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән кертелгән әлеге мәйданчык эшкуарларга дәүләт органнары белән турыдан-туры элемтә урнаштырырга, бюрократик киртәләрне тизрәк хәл итәргә һәм үз проектларын тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә. Белгечләр фикеренчә, инвестицияләр җәлеп итү, заманча инфраструктура булдыру һәм бизнеска ярдәм итү буенча алып барылган сәясәт алдагы елларда да Башкортстанның илнең иң көчле төбәкләре арасында калуына нигез булачак.
Тормышны үзгәртте
“Инвестиция сәгате” киңәшмәләрен даими үткәрүне республика Башлыгы 2018 елдан гамәлгә керткән иде. “Инвестсәгать” форматындагы киңәшмәләр инвесторлар белән үзара хезмәттәшлек итүнең һәм идарә итү карарларын тиз кабул итүнең нәтиҗәле коралы булып тора. Без мондый очрашуларны 2018 елдан бирле үткәрәбез һәм алардан уңай нәтиҗә күрәбез”, – дигән иде Радий Хәбиров Башкортстанның Инвестиция комитеты утырышында чыгыш ясаганда.
Эшкуарлык сәгатьләренең республика дәрәҗәсендә нәтиҗәле булуын күргәч, Радий Хәбиров районнарда һәм шәһәрләрдә дә “Инвестиция сәгатьләре” үткәрергә боерды. Монда төп рольне бизнес-шерифлар уйный – алар урындагы эшкуарлар проблемаларын турыдан-туры республика җитәкчелегенә җиткерә. Бу исә авыл хуҗалыгы, туризм һәм кече бизнес үсешенә ярдәм итә.
Шуны да билгеләргә кирәк: “Инвестиция сәгатьләре” бизнеска гына түгел, ә бөтен җәмгыятькә дә уңай йогынты ясый: яңа эш урыннары барлыкка килә, халыкның тормыш дәрәҗәсе үсә, социаль объектлар төзелеше дә киңәя дигән сүз.
Әйтик, соңгы 5 елда (20121-2025) “Инвестиция сәгате» проектлары кысаларында инвесторлар 269.1 миллиард сум акча салган һәм 5,9 мең яңа эш урыны булдырылган. Ә бу проект барлыкка килгәннән башлап, 8 ел эчендә, (2018-2026) мондый форматта уздырылган утырышларда 800гә якын инвестиция проекты каралган, аларга тотылган инвестицияләрнең күләме 1,3 трлн сум булган (1381,7 млрд. сум) һәм 98 450 яңа эш урыны булдырылган.
“Инвестсәгать” проектларны тизрәк тормышка ашырырга ярдәм итә. Чөнки бу чара инвестпроектларны карау, ә аннары дәүләт ярдәме күрсәтү вакытларын кыскарту мөмкинлеге бирә. Дәүләт ярдәме чараларының исемлеге дә шактый: мәсәлән, салым ташламалары, инженерлык инфраструктурасын төзү чыгымнарын каплауга субсидияләр, корылмалар сатып алуга һәм агросәнәгать комплексы объектларын модернизацияләүгә субсидияләр һәм башкалар.
Яңа эш урыннары барлыкка килде
Быел 1 гыйнварга алынган мәгълүматларга караганда, Башкортстан Республикасының өстенлекле инвестиция проектлары исемлегенә планлаштырылган инвестицияләр күләме 865,8 млрд.сум булган һәм 29,3 мең яңа эш урыны булдырылган 388 инвестиция проекты кертелгән.
Мәсәлән, соңгы елларда Благовещен шәһәрендә “Ozon” компаниясенең зур логистика үзәге файдалануга тапшырылды. “Газпром нефтехим Салават” җәмгыятендә техник күкерт җитештерү комплексы сафка басты. Авыргазы районында заманча сөтчелек комплексы ачылды. Бәләбәй сөт комбинатында җитештерү куәтләре яңартылды, ә Уфа халыкара аэропорты территориясендә яңа кунакханә эшли башлады. Республика икътисадына салынган әлеге инвестицияләр йөзләгән һәм меңләгән яңа эш урыннары да булдырды. Быел да берничә эре проектны тәмамлау планлаштырыла. Алар арасында Карман дәүләт район электр станциясенең беренче энергоблогын техник яңарту, Учалы тау-баектыру комбинатында сәнәгать суларын тирәнтен чистарту корылмасы төзү, “Газпром нефтехим Салават” предприятиесендә бензин эшкәртү куәтләрен киңәйтү, шулай ук рапс һәм ашлык эшкәртү буенча заманча комплекс булдыру проектлары бар.
Май ахырында Күмертауда Русия нефть-газ химиясе форумы кысаларында нефть чыгару җайланмалары җитештерү буенча «Ойлтиммаш» заводының беренче чираты эшләтеп җибәрелде. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә «Ойлтим» холдингы генераль директоры Владимир Лавров хәбәр итте. Предприятие «Күмертау»ның алгарышлы үсеш территориясе резиденты булып тора һәм «Роснефть», «Газпром» һәм ягулык-энергетика комплексының башка компанияләре өчен цистерналар һәм башка резервуар җиһазлар чыгара. Предприятиене модернизацияләүнең беренче этабын 2022 елның маенда «Инвестсәгать»тә хупладылар. Башлангычны республика ярдәме белән гамәлгә ашырдылар. Завод үсешенә 2,1 млрд сумнан артык инвестицияләр кертелгән.
Икенче чират куәтләрне алга таба реконструкцияләүне күздә тота, бу цистерналар һәм резервуарлар чыгаруны арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Проект шулай ук 2024 елның гыйнварында «Инвестсәгать»тә ярдәм алды. Аны тагын 2,4 млрд сум кертеп, 2028 елда тәмамларга планлаштыралар.
– «Ойлтиммаш» заводында 440 кеше эшли. Без актив рәвештә эшче белгечлекләр – эретеп ябыштыручылар, слесарьлар һәм ЧПУ станоклары операторларын җыюны дәвам итәбез, – дип хәбәр итте Владимир Лавров. Башкортстан Башлыгы предприятиене модернизацияләү башлангычларын югары бәяләде.
– Без яхшы үсеш темпларын күрәбез, сезгә республикада эшләү уңайлы икәнен беләбез. Бу безнең өчен шатлык кына, – диде Радий Хәбиров.
«Опора России» кече һәм урта эшкуарлык гомумрусия иҗтимагый оешмасының Башкортстан төбәк бүлеге рәисе Ләйсән Николаева: “Республикада кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү өчен мөмкинлекләр һәм шартлар булдыру инвестиция активлыгына турыдан-туры йогынты ясый. Дәүләт органнары белән хезмәттәшлекне киңәйтү, яңа проектлар булдыру һәм эшкуарлыкны берләштерү юнәлешендә алып барылган эшләр бик мөһим. Нәкъ менә шушы факторлар бизнесның үсешенә этәргеч бирә һәм төбәкнең инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыра да инде”.
Алгарышлы үсеш территорияләре турында тулырак
Башкортстанда мондый территорияләр барлыкка килү эшкуарларга гына түгел, гади халыкка да файда китерә: заманча, югары технологияле яңа оешмалар ачыла һәм, нәтиҗә буларак, хезмәт хаклары да арта.
Ә республика өчен алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләре - инвестицияләр җәлеп итүнең нәтиҗәле инструменты.