Җәмгыять
22 июль , 13:17

Зур фестивальгә чакыралар

Килегез! 

Зур фестивальгә чакыраларЗур фестивальгә чакыралар
Зур фестивальгә чакыралар

Башкортстан яшьләрен Зилаер районында зур фестивалгә чакыралар.  

 «Za единство – Za берләмлек» фестивале 4-6 августта «Дуслык» лагерында уза.   Башкортстанның яшьләр сәясәте министры Вито Сабиров хәбәр итүенчә, фестиваль берничә тематик юнәлешне берләштерәчәк:   

14-35 яшьтәгеләр «Яшьлек» форумында катнаша алачак, ә Русиянең башка калаларында укыган Башкортстан студентлары «Бергә» форумына гариза бирә ала.

Фестивалдә шулай ук яшьләр өчен туристик слётлар уздырылачак, анда эшләүче яшьләр, предприятиеләрнең яшь хезмәткәрләре, студентлар һәм «Беренчеләр хәрәкәте» лидерлары катнаша ала.   

Фестиваль кунаклары арасында мәдәният, спорт, медиа һәм сәясәт өлкәсендәге эксперттар, шулай ук махсус хәрби операция геройлары булачак.   Фестивальдә яшьләр үзләренең социаль проектын тормышка ашыру өчен 1 миллион сумга кадәр акча оту мөмкинлегенә ия булачак. «Росмолодёжь.Гранты» мәйданчыгында теркәлү 1 августка кадәр шушы сылтанма буенча бара: clck.ru/3UYb28.   ❗️Фестивалгә теркәлү clck.ru/3UYRH3  сылтанмасы буенча 28 июльгә тиклем дәвам итә. Фестивальне ачык һавада үткәрелә, катнашучыларга үзләре белән палаткалар алырга кирәк. 

Чыганак: "Башкортостан" гәзите

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас