Җәмгыять
22 июль , 18:04

Шәяхмәтовлар – күпләргә үрнәк гаилә

Ил Президенты Владимир Путин аларга дәүләт бүләген тапшырачак.

Шәяхмәтовлар – күпләргә үрнәк гаиләШәяхмәтовлар – күпләргә үрнәк гаилә
Шәяхмәтовлар – күпләргә үрнәк гаилә

Ил Президенты Владимир Путин Русия Федерациясенең дәүләт бүләкләре белән бүләкләү турындагы указга кул куйды. Документ нигезендә гаилә институтын ныгытудагы һәм балаларны тәрбияләүдәге зур хезмәтләре өчен Баймак районында яшәүче күп балалы гаилә Ирина һәм Газиз Шәяхмәтовларга «Ата-ана даны» ордены тапшырылачак.

Шәяхмәтовлар 32 ел бергә матур гомер кичерәләр. 15 бала тәрбияләп үстергәннәр, шуларның җидесе – тәрбиягә алынган балалар. 

 Газиз Илгиз улы 35 елдан артык укытучы булып эшли. Ирина Рафаэль кызы озак еллар дәвамында «Өмет» дип исемләнгән район гаиләләр клубын җитәкли – ятим балаларны гаиләгә алырга теләүчеләргә булыша.

2018 елда Шәяхмәтовлар «Ел гаиләсе» төбәк конкурсында «Күп балалы гаилә» номинациясендә җиңү яулаган. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас