

Хатын-кызларга һәр тапкан баласы өчен өстәмә баллар биреп, картлык буенча социаль пенсияләрен арттырырга тәкъдим иткәннәр. Мәсәлән, беренче туган бала өчен – 3 балл, икенчесе өчен – 5 балл, өченчесе өчен – 7 балл, дүртенче һәм аннан соңгы һәр бала өчен 10 балл өстәргә уйлыйлар. Мондый фикерне Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар буенча комитеты рәисе урынбасары Каплан Панеш (ЛДПР фракциясе) белдергән.
"Балалар үстерү җиңел түгел, ул рәсми эш кебек үк бәяләнергә тиеш. Бүгенге көндә Русиядә әни булган хатын-кызлар бала карау чоры өчен пенсия баллары ала, әмма бу система үзгәреш таләп итә. Пенсия кануннарында хатын-кызларга һәр туган бала өчен өстәмә баллар өстәргә тәкъдим итәм. Бу аналарның илне үстерүгә керткән өлешен чынлап бәяүләү һәм илдә халык санын арттыру өчен стимул булачак", - дигән ул.
Әгәр дүрт бала тапкан һәм һәркайсы өчен 8,1 балл (32,4 балл) алган икән, аның айлык өстәмә пенсиясе 5 000 сумнан артып китәчәк. Бу пенсионер хатын - кызның тормыш сыйфатын яхшырта ала торган шактый зур сумма", - дигән Панеш. Фикерләрегезне языгыз!