Җәмгыять
18 Июля , 12:00

Карбыздан маринад ясыйк

Шәп рецепт тәкъдим итәбез.

Карбыздан маринад ясыйкКарбыздан маринад ясыйк
Карбыздан маринад ясыйк

Маринадлау өчен кирәк:

  • Карбыз – 2 2,2 кг
  • Тәмләткечләр – үзегез ничек яратасыз

Маринад ясыйбыз:

  • Су – 1 – 1,2 л
  • Тоз – 30 г
  • Шикәр комы – 75 г
  • Лимон кислотасы – 5-7 г
  • Кара һәм исле борыч – 5-6шар данә

Әзерлибез:

Карбызны кисәкләргә турыйбыз, яшел кабыгыннан арындырабыз. Һәр кисәкне берничә өлешкә бүләбез һәм 3 литрлы банкаларга тутырып, тәмләткечләр өстибез. Банкага кайнар су салып, 20 минутка калдырабыз. Аннары суын бушатып, шуңардан маринад ясыйбыз. Тәмләткечләр, тоз, шикәр комы өстәп, кайнатып чыгарабыз да, кабат банкаларга салабыз һәм лимон кислотасын кушып, капкачлап куябыз.

 

Карбыздан маринад ясыйк
Карбыздан маринад ясыйк
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас