

Әптерәй эштән кайтты,
Йортын күреп шаккатты.
Капкалары буяулы,
Бүлмәләре яп-якты.
Өс-башын салмый гына
Караватына ятты.
Хатынын янга чакырып
Диварга шакылдатты.
Ишек тыштан эленгән,
Аңа йозак кем куйган?
Бәләкәй генә тәрәзә
Ишегенә уелган.
Каян килеп эләкте
Зиннәтле бу сарайга?
Берәр ничек кораб белән
Әллә мендеме айга?
Яхшы хезмәт салганга,
Бик тәртипле булганга
Ял итсен дип юллама
Бирделәрме бер айга?
Йокысыннан уянгач,
Исерткечтән айныгач,
Таш идәндә төш күрүен
Исе китте аңлагач.
Урамнан китереп япканнар
Атлар хәле калмагач.
Яшәгән йорты кайдалыгын
Ачык әйтә алмагач.
2007.
Фото: Ясалма фәһем.