Җәмгыять
12 Июля , 10:30

Верхотор һәм Воскресенское авылларында зур фестиваль

11 июльдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Бакыр» тау заводы цивилизациясенең беренче фестивален ачу тантанасында катнашты. Аны Ишембай районының Верхотор һәм Мәләвез районының Воскресенское авылларында бакыр эретү заводларының ике мәйданчыгында оештырганнар.

Верхотор һәм Воскресенское авылларында зур фестивальВерхотор һәм Воскресенское авылларында зур фестиваль
Верхотор һәм Воскресенское авылларында зур фестиваль

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Уралның XVIII – XIX гасырларда эшләгән ике эре сәнәгать предприятиесе территорияләре федераль ярдәм җәлеп итеп төзекләндерелгән. Бер-берсеннән 13 чакрым ераклыкта урнашкан бу урыннар төбәкнең сәнәгать мирасы белән танышырга теләүче туристларны җәлеп итү үзәкләренә әверелә.

Верхотор авылында фестивальне ачу тантанасы булды. Төбәк җитәкчесе чара кунакларын котлады, туган як тарихына игътибарлы булуның һәм һәрьяклап тикшеренү эшенең мөһимлеген ассызыклады.

- Башкортстан тарихы-әлегә кадәр укылмаган китап. Без республиканы матур табигать, этник, нефть-газ химиясе белән бәйләргә күнеккәнбез. Шул ук вакытта шуны да онытырга ярамый, нәкъ менә монда, Көньяк Уралда Русия империясенең куәтле металлургия үзәге формалашкан. Моннан 300 ел элек, 1745 елда, беренче бакырны Воскресенское заводы эреткән. Һәм төбәк территориясендә мондый предприятиеләр күп эшләде – Верхотор, Тирлән, Преображенский, Благовещенский, Авзянский, Кагинский заводлары, – дип белдерде Радий Фәрит улы. - Безнең максат - Башкортстанның гаҗәеп тарихын күрсәтү, халык үзенең кече ватанын белсен һәм яратсын өчен.

Төбәк башлыгы Ишембай районының идарә итү командасына «Верхотор – заман театры» проектын гамәлгә ашырганнары өчен рәхмәт белдерде, шулай ук сәнәгать мирасын саклау буенча киләчәк эш планнары турында сөйләде.

Фото: БР Башлыгының рәсми порталы.

Верхотор һәм Воскресенское авылларында зур фестиваль
Верхотор һәм Воскресенское авылларында зур фестиваль
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас