

Миронов белдерүенчә, депутатлар беренче баласы туган студент гаиләләре өчен федераль дәрәҗәдә 100 мең сумнан да ким булмаган бер тапкыр бирелә торган түләү кертергә тәкъдим итә. Ул искәрткәнчә, кайбер төбәкләрдә мондый чара инде күптән гамәлдә. Депутат фикеренчә, аны бөтен илдә гамәлгә кертергә кирәк.
Шулай ук Миронов балалары туган студентларга ярдәм итү чараларын алга таба да киңәйтергә кирәклеген ассызыклый. Аның сүзләренчә, гражданнарның әлеге категориясенә бала тугач бер тапкыр бирелә торган пособиенең күләмен федераль дәрәҗәдә арттыру мотлак.
Фото: "Башинформ".