Җәмгыять
9 Июля , 11:53

Бәйге тәмамлана – гадәт кала

Бу сүзләрне “Аек авыл” республика бәйгесендә катнашканнарның күбесеннән ишеткәнем бар.

Язгөл Сафина.Язгөл Сафина.
Фото:Язгөл Сафина.

Бәйге тәмамлана – гадәт кала дигән сүзләрне “Аек авыл” республика бәйгесендә катнашканнарның күбесеннән ишеткәнем бар. Димәк, чара үзен аклый. Аның максаты да – ярыш белән генә чикләнү түгел, ә киләчәктә аек тормыш алып баруга этәргеч бирү.

Бүген республикада 75 авыл “Аек авыл” исемен йөртә. Бу – 7нче тапкыр үткәрелгән бәйгенең нәтиҗәсе. 7 ел буена шактый тәҗрибә тупланган, әйтер сүзләр дә җыелган. Шуларны исәпкә алып, быел бәйгенең йомгаклау этабы беренче тапкыр күчмә семинар-киңәшмә рәвешендә оештырылды. Үзара тәҗрибә уртаклашу, проблемаларны барлау, уртак планнар буенча фикер алышу белән беррәттән төрле елларда җиңүче булган авылларның эш нәтиҗәләрен калганнарга да күрсәтүне күз уңында тотты мондый формат. Ни дисәң дә, йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең яхшы.

Очрашулар республиканың җиде зонасында – Иглин, Бөре, Чишмә, Салават, Зианчура, Стәрлетамак һәм Дүртөйле районнарында узды. Аларга якын-тирә районнарның җиңүче авыллары гына түгел, ә шәһәрләрдән дә вәкилләр җыелды. Чаралар, быелгы елның юнәлешләрен күз уңында тотып, “Ныклы гаилә – аек авыл – көчле Башкортстан!” исеме астында барды. Рәсми өлеш тематик секцияләр белән дәвам итеп, үзара күңелле аралашулар, сәнгать осталарының чыгышлары белән үрелде. Иң шәп, иң яхшы эшләүчеләр, активистларга төрле ведомстволарның бүләкләре тапшырылды.

Мондый очрашуларның соңгысын Дүртөйле кабул итте. Анда әлеге районнан тыш, Бакалы, Бүздәк, Бәләбәй, Илеш, Туймазы, Чакмагыш, Шаран районнары һәм Октябрьский шәһәре вәкилләре чакырылды. Сәламәт тормыш алып бару хакына хезмәттәшлек итүгә багышланган секцияне Бөтендөнья башкортлар корылтаеның халыкара иҗтимагый берләшмәләр берлегенең демография, сәламәтлек саклау һәм гаилә мәсьәләләре комиссиясе рәисе,  медицина фәннәре докторы, БДМУ профессоры, “Аек авыл” бәйгесе кураторы Сәлия Шәрифҗан кызы Морзабаева алып барды.

Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов сәламләү сүзендә “Аек авыл”ның халыкны берләштерүче көч  икәнлеген билгеләде. Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, халыкара шашка буенча җиде тапкыр дөнья чемпионы, халыкара гроссмейстер Тамара Тансыккужина да бәйгедә катнашучылар саны елдан-ел артуына басым ясады.

Әйткәндәй, Сәлия Шәрифҗан кызы Дәүләт Җыелышы вәкилләрен дә бу эшкә җәлеп итәргә тырышулары турында әйтте.

– Безнең республикада мөселманнар күп яши, шуңа, кайсыбер бәйрәмнәрдәге кебек, Ураза һәм Корбан көннәрендә дә алкоголь сатылмаса, бик яхшы булыр иде дип, депутатларга мөрәҗәгать итәбез, – диде ул.

Ә бәйгегә килгәндә, ул эчкечелек белән көрәшүгә генә кайтып калмый, дип бәян итте Сәлия Морзабаева.

– Илдә “Айнык Русия” дигән иҗтимагый оешма бар. Алар һәр төбәккә бәя бирә һәм рейтинг төзи. “Аек авыл” бәйгесен башлаганда республика ул рейтингта 36нчы урында тора иде. Мөселман республикасы булсак та, кызганычка, эчкечелек бар. 2-3 елдан 16нчы урынга күтәрелдек. Әмма соңгы 2-3 елда 19нчы урынга төштек. Димәк, безгә эшне башкачарак оештыру турында уйларга кирәк. Шуңа эш алымнарын үзгәртергә тырышабыз. Быел беренче тапкыр зональ киңәшмәләр уздырабыз. Аның кысаларында сезнең дә тәкъдимнәрне ишетергә, бер-берегезгә тәҗрибәләрегезне җиткереп, үзара өйрәнергә кирәк дигән теләктәбез, – дип мөрәҗәгать итте ул катнашучыларга.

“Аек авыл”ның тагын бер максаты – кешеләрне берләштерү.

– Соңгы вакытта авылларда да туган – туганны, күрше күршене белми башлады. Ә безнең бәйге халыкның берләшүен күрсәтте: алар дәррәү тотынса, читтә яшәүчеләр дә кушыла. Бу проект элекке буыннар тәҗрибәсен балаларга калдырырга, үзебезгә кулланырга өйрәтә дип исәплим, – диде Сәлия Шәрифҗан кызы.

Ул шулай ук “Аек авыл” кысаларында министрлык-ведомстволар белән ничек бердәм эш алып барырга кирәклеге турында мәгълүмат бирде.

– Мәсәлән, без шуны ачыкладык: өлкәннәр дә, балалар да спорт белән шөгыльләнә алсын өчен, мәгариф учреждениеләренең спорт залларын кулланырга мөмкин. Бу хакта Русия Мәгариф һәм Спорт министрлыкларының методик киңәшләре бар. Ләкин кайсыбер мәктәп директорлары авыл халкын спорт залына кертергә  теләми. Бак дисәң, документ бар, бары тик директор белән килешергә генә кирәк, – дип аңлатты ул.

Артабан финанс белем, авылда сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруда иҗтимагый оешмаларның роле, конкурска документларны дөрес тутыру турында чыгышлар булды. Чара бүләкләү тантанасы белән дәвам итте.

Бу көнне кунакларны тагын бер матур чара көтә иде, ул – Дүртөйле районы брендына әйләнгән “Канатлы ат” спорт фестивале. Бөтендөнья башкортлары корылтае Аппараты әгъзалары, “Аек авыл” җиңүчеләре һәм финалчылары Сабантуйда катнашып кына калмады, ә парад белән үтте.

Ахырда Бөтендөнья башкортлары корылтае рәисе, Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Юлдаш Йосыпов болай диде: "Зона чараларын Дүртөйле районында матур бәйрәмдә йомгаклыйбыз. Районнарга безне, Башкортлар корылтае әгъзаларын, нәрсә белән булса да шаккатыруы кыен хәзер. Ә менә дүртөйлеләр, чынлап та үзенчәлекле чара әзерләгәннәр һәм парадта беренче булып бару күңелдә горурлык хисләре уятты".

“Аек авыл”ның җиденче сезоны тәмам. Быелгы җиңүчеләр ниятләрен тормышка ашыру мәшәкате белән янып йөри. Мәсәлән, Дүртөйле районы Иске Баеш авыл биләмәсе башлыгы Илдус Хәмиев әйтүенчә, алар авылдагы спорт мәйданчыгын зурайтып эшләячәкләр. Бүздәк районының Каран авылы хакимияте башлыгы Валерий Исхаков балалар өчен спорт мәйданчыгы төзергә телибез диде.

Сентябрьдә яңа сезон башлана. Анда тагын бик күп авыллар үз көчен сынап карар, мөгаен. Әлбәттә, барысы да финалчы була алмый. Иң мөһиме – аек тормыш алып бару гадәте калсын.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Канатлы ат” фестивалендә “Аек авыл” бәйгесенә карата фикерен белдерде: "Бу бәйгене оештыруга без күп көч салдык, һәм юкка гына түгел: ул – кешеләрне берләштерә торган чара. Анда искиткеч хис-кичерешләр, дәрт кайный. Мин һәрвакет: “Изге сүз – яхшы, ә аңа акчалата ярдәм дә өстәлсә, тагын да яхшырак”, – дип әйтәм. Өстәвенә, бу акчалар авылларны үстерүгә тотыла. Һәм, иң мөһиме – кешеләрне аек яшәү рәвешенә өнди".

Исегезгә төшерәбез: республикада “Аек авыл” бәйгесе 2011 елдан үткәрелә. Ул 2019 елның июленнән Бөтендөнья башкортлар корылтае инициативасы белән яңартылды. Җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата сертификатлар белән бүләкләнә. Номинациягә карап, 1,5-6 миллион сумлык сертификатлар тапшырыла. Ә республика этабында катнашучыларның барысына да 200әр мең сум бирелә.

Шуны да әйтергә кирәк, “Аек авыл” проекты Башкортстан Башлыгы гранты ярдәме белән тормышка ашырыла.

Язгөл Сафина.
https://vk.com/kurultaibashkir
https://vk.com/kurultaibashkir
Язгөл Сафина.
Фото:Язгөл Сафина.
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас