

Искәртәбез, Иван Грибов Русия Президентының 2026 елның 28 июнендәге Указы белән Башкортстан Республикасы прокуроры итеп билгеләнде.
- Иван Владимирович - тәҗрибәле һәм компетентлы җитәкче. Ул килү белән республика прокуратурасы яңа уңышларга ирешәчәк, дип саныйм. Ведомство башлыгы алдында торган иң төп бурыч – коллективның эшен һәм хакимият органнары һәм халык белән хезмәттәшлекне оештыру. Тулаем алганда, безнең барлык гамәлләребез төбәкнең социаль-икътисадый үсешенә ярдәм итүгә юнәлдереләчәк, - дип билгеләп үтте Николай Шишкин.
Республика Башлыгы яңа прокурорны вазыйфага билгеләнүе белән котлады һәм аңа хезмәт эшчәнлегендә уңышлар теләде.
Шул ук көнне Радий Хәбиров ведомствоның яңа җитәкчесен билгеләү уңаеннан Башкортстан прокуратурасы киңәшмәсендә катнашты.
Белешмә:
Иван Владимирович Грибов 1975 елның 22 июнендә Мари АССРда туган. Саратов дәүләт хокук академиясен тәмамлаган.
1997 елдан прокуратура органнарында эшли. Тикшерүче, Пенза шәһәренең Первомайский районы прокуратурасының өлкән тикшерүчесе, Пенза өлкәсе Прокуратурасының тикшерү идарәсенең аеруча мөһим эшләрне тикшерү бүлегенең өлкән тикшерүчесе, Пенза өлкәсенең Мокшань районы прокуроры урынбасары, Пенза өлкәсенең Башмаков районы прокуроры, Пенза өлкәсенең Пенза районы прокуроры, Пенза өлкәсе прокуроры урынбасары, Удмуртия Республикасы прокурорының беренче урынбасары, Псков өлкәсе прокуроры, Владимир өлкәсе прокуроры вазифаларын башкара.
Фото: algaburaevo.ru