

Кайчак уйлап куясың: гаилә башлангычы кайда соң ул? Бу сорауга җавапны без Илеш егете Сәгил абый белән Ярмәкәй кызы Әнисә апа Хаковларның матур тормыш юлыннан таба алабыз. Аларның язмышлары Башкортстанның башкаласы — гүзәл Уфада кисешә. Бер күрүдә кабынган саф хисләр, бер-берсенә караган җылы караш яшьләрне кавыштыра. Сөю утында ике ел дәвамында сыналып, бер-берсенең сыйфатларын өйрәнгәннән соң, алар зур тормыш юлына бергә аяк басалар.
Илеш белән Ярмәкәй арасы бик ерак булса да, яшь пар үз ояларын Агыйдел буена урнашкан җылы һәм соклангыч Дүртөйле шәһәрендә үрергә карар кыла. Сәгил абый белән Әнисә апаның үзләре язган «Тормыш китабы» нәкъ менә шушында башланып китә дә инде.
Күп тә үтми, дөньяларын яктыртып, туган йортны балалар авазына күмеп, башта уллары Илдар, аннары кызлары Гөлназ дөньяга килә. Менә ул чын бәхет — дөнья түгәрәкләнә, тормыш арбасы әкеренләп, әмма ныклы адымнар белән алга тәгәри.
Бу матур парның тормыш фәлсәфәсе сокланырлык. Әнисә апа бүгенге көндә үз тормышыннан бик канәгать булып, үткән елларны тирән хөрмәт белән искә ала:
«Гаилә тормышы — ул калын бер китап, әмма анда алдан басылган битләр юк. Бу китапның кызыклы, эчтәлекле булуы тик үзебездән генә тора. Дөнья көткәндә савыт-саба шалтырамый калмый, билгеле. Нинди генә бураннар, җил-давыллар булмасын — барысын да сабырлык белән үткәрә белсәң, барысы да артта кала. Язмыш биргән гомерне акладык, аклый алдык дип уйлыйм», — ди ул.
Нәкъ менә шундый, бергәләп алтмышынчы дистәгә барган парлар — чын Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәменең төп геройлары да инде! Бу еллар эчендә аларның тормышында барсы да булган: кыенлыклары да, шатлыклары да. Йөзләрендәге нур һәм күзләрендәге очкын исә бер нәрсәне раслый:
Гаилә — ныклы нигездә корылган!
Мәхәббәт — бервакытта да сүнми торган ут аша сыналган!
Тугрылык — гомерлеккә мөһерләнгән!
Әнисә белән Сәгил Хаковларның тормыш кагыйдәсе яшь парлар өчен гүзәл бер үрнәк булып тора. Аларга алга таба да пар канатлары каерылмыйча, бер-берсенә терәк булып, саулык-сәламәтлектә, балаларының һәм оныкларының игелеген күреп, яшәргә язсын! Бәйрәм белән сезне!
Тормыш китабын һәркем үзе яза...
Раушания Исхакова, Дүртөйле шәһәре.