Җәмгыять
8 Июля , 12:53

«БумБатл»га кушылыгыз!

Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән «Экологик иминлек» милли проекты кысаларында «БумБатл»Бөтенрусия макулатура җыю акциясенең җиденче сезоны старт алды.

«БумБатл»га кушылыгыз!«БумБатл»га кушылыгыз!
«БумБатл»га кушылыгыз!

Чара «Милли приоритетлар» оешмасы, «Экосистема» Бөтенрусия экология хәрәкәте белән берлектә, Русия Табигать министрлыгы ярдәмендә оештыра. Төп максат – экологик культураны күтәрү һәм һәрберебездә табигать ресурсларына җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру.

   Башкортстан «БумБатла»ның алтынчы сезонында бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Төбәк 875,7 тонна макулатура җыеп, эре субъектлар арасында беренче урынны һәм гомуми зачетта алдынгы урынны алды. Барлык җыелган материаллар эшкәртүгә җибәрелде. Алардан гофрокартон, төргәк һәм башка кәгазь продукция җитештергәннәр. Һәр тонна – коткарылган агачлар һәм экологиягә реаль өлеш.

Акциядә мәктәпләр, предприятиеләр, гаиләләр катнаша ала, республикада яшәүче теләсә кем экологик җаваплылык күрсәтә һәм акциягә кушыла ала. Макулатура җыегыз, БУМБАТЛ.РФ сайтында теркәлегез.

 һәм социаль челтәрләрдә #бумбатл #экосистема #нацпроектэкоблагополучие хештеглары белән уртаклашыгыз.

   Акция 2027 елның 31 маена кадәр дәвам итәчәк. Коллектив, шәхси һәм гаилә зачетларына ноябрь аенда йомгак ясалачак. Шулай ук сезне «ВКонтакте» һәм «Одноклассники» да креатив постлар конкурслары көтә — нәтиҗәләр һәр сезон ахырында игълан ителәчәк.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас