Җәмгыять
8 Июля , 16:21

Биредә беренче никахлашу тантанасы узды

   8 июльдә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең югары уку йортлары арасында студентлар кампусында Башкорт дәүләт медицина университеты һәм Уфа дәүләт нефть техник университеты студентлары Диана Бикмөхәммәтова белән Таһир Кәримовның никахлашу тантанасы булды.

Биредә беренче никахлашу тантанасы уздыБиредә беренче никахлашу тантанасы узды
Биредә беренче никахлашу тантанасы узды

Бу вакыйга кампус өчен әһәмиятле булды: фән һәм мәгариф өчен булдырылган заманча пространство беренче мәртәбә студентлар гаиләсе туу мәйданчыгына әверелде.

   Диана белән Таһир бер-берсен мәктәп эскәмиясеннән үк беләләр – бишенче сыйныфтан алар бер парта артында утырганнар икән. “Башта иң яхшы дуслар булдык, ә соңрак бергәләп үсә-үсә, бер-беребезгә ярдәм итә һәм уртак планнар төзи торган пар булдык”,- дип елмая алар.

   Яшь ир белән хатынга Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән котлауларны БР Фән һәм югары белем буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Азат Фәттахов җиткерде. Ул тантанада республиканың ике көчле югары уку йорты вәкилләренең катнашуының символик булуын билгеләп үтте.

   Яшь гаиләгә ике университеттан акчалата сертификат тапшырылды.

Фото: belokatay.ru                 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас