Җәмгыять
6 июль , 12:03

Зур һәм тату гаиләләр күбрәк булсын!

2026 ел Башкортстанда Зур һәм тату гаилә елы дип игълан ителде. Моның төп максаты булып, әлбәттә, күп балалы, күп буынлы гаиләләрнең абруен күтәрү тора.

Зур һәм тату гаиләләр күбрәк булсын!Зур һәм тату гаиләләр күбрәк булсын!
Зур һәм тату гаиләләр күбрәк булсын!

Елның төп бурычлары:

  • кайгыртуның яңа сыйфаты – барлык ярдәм чараларын һәркем файдалана алырлык бердәм системага берләштерү;
  • инфраструктураны үстерү: гаилә хезмәтләренең этаплап сыгылмалы эш графигы булган күпфункцияле үзәкләр форматына күчүе;
  • хезмәткәрләрнең гаилә төзүгә булган планнарын хуплаучы эш бирүчеләрне стимуллаштыру;
  • әниләрнең бер үк вакытта балаларны тәрбияләү һәм тормышта үз-үзләрен табуын, ә әтиләр үз статусы белән горурлана алуын берләштерә ала торган проектларга ярдәм итү;
  • балалар бакчаларының эш графигын үзгәртү (19.00 сәгатькә кадәр һәм аннан соң), күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнгән балалар өчен табибларга чиратсыз язылу;
  • хосусый территорияләрдә күп балалы гаиләләр өчен түләүсез парковкалар булдыру буенча инициативалар;
  • Пермь крае үрнәгендә яшь гаиләләр өчен (шул исәптән, балалары булмаган) торак шартларын яхшырту буенча федераль дәрәҗәгә тәкъдимнәр эшләү.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас