

Оператив мәгълүматлар буенча республикада 1 яшькә кадәрге 101 бала үлгән, оператив мәгълүматлар буенча сабыйлар үлеме күрсәткече 1000 тере килеш туган балага 3,2 тәшкил иткән.
0 яшьтән алып 17 яшькә кадәр үлгән балаларның абсолют саны, 2023 ел белән чагыштырганда, 38гә кимегән. Балалар үлеме күрсәткече 10,0 процентка кимегән һәм 100 мең балага 31,4 тәшкил иткән.
Оператив мәгълүматлар буенча, 2025 елда 0 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар үлеменең сәбәпләре структурасында беренче урында – җәрәхәтләр һәм тышкы тәэсирләр (37,7%), икенче урында – перинаталь чорның аерым халәтләре (16,3%), өченче урында нерв системасы авырулары (12,3%) тора.
Фото: mgazeta.com