Җәмгыять
6 Июля , 11:58

Балалар күбрәк тусын иде

   Туучылар санын арттыруның төбәк программасы: яңа чаралар.

Балалар күбрәк тусын идеБалалар күбрәк тусын иде
Балалар күбрәк тусын иде

Туымны арттыру максатларында республикада туучылар ведомствоара төбәк программасы да расланды. Программада 5 төп юнәлеш буенча 50дән артык чара каралган.

   Боларга репродуктив сәламәтлекне ныгыту; балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү; балаларны тәрбияләүне ата-ананың һөнәри эшчәнлеге белән бергә алып бару өчен шартлар тудыру, гаиләгә юнәлтелгән инфраструктура булдыру, гаилә институтын ныгыту  һ.б. керә.

   Юнәлешләр буенча 26 яңа чарадан торган исемлек эшләнгән (бүгенге көндә ул да раслау уза). Болар арасында

  • репродуктив сәламәтлекне ныгыту һәм абортлар санын киметү;
  • гаиләләргә аларның ихтыяҗларын исәпкә алып ярдәм итү системасын үстерү;

* коллективларда гаилә сәясәтен стимуллаштыру;

  • студент гаиләләренә ярдәм итү;

* уңай Гаилә мәгълүмати фон булдыру кебек темалар үзәккә алынган.

Фото: m.vk.com

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас