

Авыр хроник авырулы балаларга махсуслаштырылган ярдәм күрсәтү өчен профильле медицина үзәкләре (орфан авырулары, ген дерматозлары, муковисцидоз, балалар эндокринологиясе, балалар онкологиясе һәм гематологиясе үзәге) ачылды һәм эшли.
Баланың рәсми вәкилләре медицина ярдәменнән баш тарткан һәр очрак турында муниципалитет башлыкларына медицина оешмалары тарафыннан хәбәр итү оештырылды.
Әлбәттә, күрсәтелгән матди ярдәмнәр бик мөһим, әмма демография ул бит әле һич тә саннар гына түгел. Ул – безнең милли гореф-гадәтләребез, гаилә кыйммәтләре, олыларны хөрмәт итү һәм нәселебезне дәвам итү җаваплылыгы да. Тату гаиләләрдә балалар авазы яңгырап торса, өй тулы кунак булса һәм анда туган тел онытылмаса, димәк, халкыбызның да, илебезнең дә киләчәге якты булачак.
Бүген дәүләт безгә: «Балалар үстерегез, без сезнең янәшәдә булырбыз», — дип гел ярдәм кулы суза. Изге кыйммәтләрне саклап, гаилә учакларын гөрләтеп яшик, дуслар!
Фото: xn--27-6kcialgbx3a9ae3abhihb6f.xn--p1ai