

Күп балалы гаилә – стратегик ресурс
"Без туучылар һәм үлүчеләр санын чагылдыра торган күрсәткечләрнең мөһимлеген аңлыйбыз. Демографик хәлләр бездә катлаулы. Бу проблема җитди игътибар һәм җитди карарлар таләп итә. Озак һәм индивидуаль эш көтә. Кешеләр нормаль гаиләләрдә яшәргә, уңайлы яшәү тирәлегенә ия булырга тели. Икътисади тотрыклылык, эш булу, социаль инфраструктура — мәктәпләр, балалар бакчалары, сәламәтлек саклау — болар барысы да халык саны үсеше өчен нигез шартлар тудыра", - ди бу уңайдан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
Башкортстаныбызда бүген 73,7 меңнән артык күп балалы гаилә исәпләнә (06.02.2026 ел торышы буенча 73 678). 5 ел эчендә (2020 елдан алып) республикада күп балалы гаиләләр саны 14,7 меңгә артуы бик күңелле хәл.
Бу күрсәткечкә ирешүдә, әлбәттә, федераль дәрәҗәдә кабул ителгән карарлар (Русия Президентының «Күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары турында»гы Указы һәм 2036 елга кадәр Русиядә Гаилә һәм демографик сәясәтне гамәлгә ашыру, күп балалылыкка ярдәм итү буенча гамәлләр стратегиясе) әлеге курсның закончалыклы дәлиле булды.
2036 елга илдә туучы балаларның суммар коэффициенты 1,8 гә кадәр үсәргә тиеш, ә күп балалы гаиләләр саны 3 млн га кадәр артыр дип көтелә.
Стратегияне гамәлгә ашыруның төп механизмы булып Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән яңа «Гаилә» милли проекты тора. Ул балалы гаиләләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга һәм туучы балалар санының тотрыклы үсешен тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
Милли проект структурасына 5 федераль проект керә. Үзәк звено – «Күп балалы гаилә» федераль проекты. Аның төп максаты – күп балалы гаиләләрнең тормыш дәрәҗәсен үстерү, тормыш сыйфатын яхшырту өчен шартлар тудыру.
Хәзерге көндә күп балалы гаиләләргә федераль дәрәҗәдә тәкъдим ителгән ярдәм чараларының шактый өлеше безнең Башкортстаныбызда соңгы 25 елда эзмә-эзлекле гамәлгә ашырыла. Бу максатларга республика бюджетыннан бүленгән акчаларның гомуми күләме 2025 елда 1,25 млрд сум тәшкил итте.
Төбәкнең мохтаҗлык критерийларын исәпкә алмыйча күрсәтелгән ярдәм чаралары да шактый. Мәсәлән:
Фото: bashinform.ru