Җәмгыять
6 Июля , 12:08

«Аек авыл» конкурсы – ул сәламәтлек, үсеш һәм гаилә иминлеге!

Конкурс 2011 елдан алып үткәрелә, 2019 елда Бөтендөнья башкорт корылтае инициативасы белән яңартылды.

«Аек авыл» конкурсы – ул сәламәтлек, үсеш һәм гаилә иминлеге!«Аек авыл» конкурсы – ул сәламәтлек, үсеш һәм гаилә иминлеге!
«Аек авыл» конкурсы – ул сәламәтлек, үсеш һәм гаилә иминлеге!

   Ул муниципаль һәм республика этапларында үткәрелә. Ел саен 4 номинациядә (эре, зур, уртача, кече торак пунктлар) 12 җиңүче билгеләнә.

   Призлар фонды 2020-2023 елларда – 40 млн сум (төзекләндерүгә бюджетара трансфертлар) булса, 2024 елдан алып 48,4 млн сум (республика этабында катнашучы һәркем, җиңүчеләрдән тыш, 200 мең сум премия ала) тәшкил итә.

   6 ел эчендә конкурста 54 район, 3000нән артык авыл катнашырга өлгергән. Шуларның 300дән артыгы – муниципаль этапта, 63е республика этабында җиңү яулаган.

   Проектка 30 000нән артык активист, 4500нән артык волонтер җәлеп ителгән. Аның кысаларында тематик “Түгәрәк өстәл”ләр, спорт чаралары һ.б. аек яшәү рәвешенә чакыручы төрле чаралар үткәрелә, бердәм гаилә консультацияләре көнендә бушлай консультацияләр бирелә.

   2022 ел белән чагыштырганда, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар саны 6,5% ка кимегән. Бу уңайдан республикада төзекләндерү буенча да зур эш алып барыла. Мәсәлән, 2019-2025 еллардагы конкурслар йомгаклары буенча республикада 83 балалар һәм спорт мәйданчыгы, 29 парк һәм җәмәгать территориясе, 5 хоккей тартмасы барлыкка килде, 16 урам, 31 җәмәгать территориясе, 4 авыл мәдәният йорты, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга багышланган 14 объект, шулай ук 3 трактор, су башнясы һәм янгын депосы төзекләндерелде.

   Шунысы бигрәк тә сөендерә: спиртлы продукция белән агуланудан үлүчеләр саны 2025 елда, 2019 ел белән чагыштырганда, 14,8 процентка кимегән. 2025 елда алкоголизм белән авыручылар санының, шул ук 2019 елгы белән чагыштырганда, 30,5 процентка кимүе проектның файдасы зур булуы хакында сөйли.

Фото: mgazeta.com

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас