Җәмгыять
28 Июня , 15:00

Радий Хәбиров "Бердәм Русия" партиясе съездында төбәк делегациясен җитәкләде

Мәскәүдә Башкортстан Башлыгы, «Бердәм Русия» партиясенең Башкортстан төбәк бүлеге секретаре Радий Хәбиров партиянең XXIII съездында катнашты.

Радий Хәбиров "Бердәм Русия" партиясе съездында төбәк делегациясен җитәкләдеРадий Хәбиров "Бердәм Русия" партиясе съездында төбәк делегациясен җитәкләде
Радий Хәбиров "Бердәм Русия" партиясе съездында төбәк делегациясен җитәкләде

Съезд эшендә Русия Президенты Владимир Путин, «Бердәм Русия» партиясе рәисе, Русия Иминлек Советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев, партиянең югары җитәкчелеге, төбәк башлыклары, төбәк бүлекләре секретарьлары һәм илнең барлык төбәкләреннән килгән делегатлар катнашты.

Пленар утырышта чыгыш ясап, Владимир Путин «Бердәм Русия»не илнең әйдәүче сәяси партиясе һәм дәүләтнең ныклы терәге булуын белдерде.

— Безнең әйдәүче сәяси партиябезнең съезды ил өчен җаваплы чорда, дөньяда тирән үзгәрешләр барган вакытта уза. Русия һәрвакыт халкының бердәмлеге белән көчле булды һәм җиңүгә иреште. Нәкъ менә шул бердәмлек кайбер дошманнарыбызга тынычлык бирми. Алар аны какшатырга тели. Әмма моңа кадәр дә барып чыкмады, хәзер дә барып чыкмаячак. Бүген бөтен халык безнең геройларга ярдәм итә, армиягә һәм флотка ышана. «Бердәм Русия»нең төп бурычы — Җиңү өчен барысын да эшләү, — дип ассызыклады илебез Президенты. 

Президент билгеләп үткәнчә, Агымдагы елның сентябрендә Дәүләт Думасының тугызынчы чакырылышы сайланачак. Шулай ук күп кенә төбәкләрдә закон чыгару һәм вәкиллекле хакимият органнарына сайлаулар булачак.

— Башкортстан съездда иң күп санлы делегацияләрнең берсе белән тәкъдим ителде. Бүген без Дәүләт Думасына сайлаулар алдыннан торган бурычлар турында фикер алыштык һәм кандидатлар исемлеген расладык. Республика өчен бу бик әһәмиятле, чөнки Дәүләт Думасындагы республика вәкилләренең күпчелеге — «Бердәм Русия» әгъзалары. Без Башкортстанда алдан тавыш бирүне югары дәрәҗәдә үткәрдек, анда 320 меңнән артык кеше катнашты. Бу — Русиядәге иң югары күрсәткечләрнең берсе. Исемлеккә махсус хәрби операциядә катнашучылар да кертелде. Бүген парламентның төп бурычы — Президент сәясәтенә терәк булу, махсус хәрби операциягә ярдәм итү, санкция басымына каршы тору һәм илдә иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны ныгыту өчен вакытында һәм нәтиҗәле законнар кабул итү, — дип бәян итте Радий Фәрит улы.

Фото: БР Башлыгының рәсми порталы.

Радий Хәбиров "Бердәм Русия" партиясе съездында төбәк делегациясен җитәкләде
Радий Хәбиров "Бердәм Русия" партиясе съездында төбәк делегациясен җитәкләде
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас