

Бүгенге көндә сәламәт яшәү рәвеше турында күп сөйлиләр. Шул ук вакытта җәмгыятебездә тамыр җәйгән ике зур афәт — эчкечелек һәм тәмәке тарту – әле дә күпме кешенең тормышын җимерә.
Еш кына бу ике зарарлы гадәт кулга-кул тотынышып бара: эчкән кеше күбрәк тарта, ә тартучы, эчеп җибәргәч, үз-үзен контрольдә тотуны югалта. Шул рәвешле кеше үз сәламәтлеген икеләтә куркыныч астына куя. Бүген без “Сихәт”кә кунакка билгеле психиатр-нарколог, кардиолог, функциональ диагност, халыкара категорияле гипнотизер Рамил Эдуард улы Шәмсиевны алкоголь, тәмәке, наркотикларга бәйлелек проблемалары турында сөйләшергә чакырдык.
- Рамил Эдуардович, бу өлкәдә тәҗрибәле һәм дәвалаучы белгеч буларак, алкогольгә бәйлелеккә билгеләмә бирегез әле.
-Бу бәйлелек алкогольгә карата патологик тартылу белән характерлана торган көчле һәм хроник психик авыру һәм нәтиҗәдә аннан агулануның көчәя баруы.
Алкоголизм клиникасы хисчән патология белән баетылган, ул, аның характерына һәм килеп чыгышына карап, төрле терапевтик алымнар куллануны таләп итә. Клиник картинада чирне III стадиядә күрсәтәләр:
*Беренчесендә – алкоголизмның иртә симптомнары (5-6 ел дәвам итә). Бу чорда ситуацион контрольне югалтуда чагыла торган психик бәйлелек барлыкка килә. Бу стадиядә “эчке”критика саклана, авыру әлегә сер бирми, бәйлелеген сиздерми яши. Иң мөһиме – махмырдан интегү билгесе әлегә үзен сиздерми (астения бар, ләкин “баш төзәтүгә” тартылу юк).
*Икенче стадия – сизелеп торган алкоголизм (ул, гадәттә, 10-15 ел дәвам итә). Физик бәйлелек (махмыр синдромы, яки абстиненция) барлыкка килә, авыру эчми түзә алмый.
*Өченче стадия (алкоголь деградациясе) – барлык органнарның эшчәнлеге үзгәрүе: мәсәлән, көчле йөрәк җитешсезлеге, иммунитет кимү, бавыр циррозы, энцефалопатия барлыкка килә, аракы эчкәннән күңел күтәренкелеге – эйфория күзәтелми инде, ә алкоголь дозасы һәрвакыт арта бара. Авырулар бик нык үзгәрәләр, алар өчен спиртлы эчемлекләргә тартылу гадәти хәлгә әверелә. Авыру кешенең йөзе җыерчыклана (картаю билгесе), күз төпләрендә зәңгәрсу түгәрәкләр барлыкка килә (бигрәк тә хатын-кызларда). Авырулар күп җитди нәрсәләргә дә җиңел карый, алар еш кына шапшакка әверелә, гигиена таләпләренә төкереп карый башлый, еш кына депрессиядә һәм дисфориядә була. Алкоголь деградациясе физик, психик һәм социаль була.
- Дәвалау ысуллары турында сөйләгез әле.
- Ул психотерапиядән тора: рациональ, гипноз, төркем (аралашу тренингы) һәм психофармакотерапия ысуллары киң кулланыла.
- Күпләр тәмәке тартуны спиртлы эчемлекләргә бәйлелек кебек үк хәвефле гадәт дип санамый. Бу уңайдан ни әйтерсез?
-Тәмәке тарту аркасында килеп чыккан психик тайпылышлар шулай ук бәйлелек буларак карала. Бер сигаретта 0,5 мг никотин бар. Наркоген үзлекләргә ия булып, ул ияләшү һәм бәйлелек тудыра. Русиядә 8 млн. хатын-кыз һәм 44 млн. ир-ат тәмәке төтәтә, бу алга киткән Көнбатыш Европа һәм АКШ илләре белән чагыштырганда 2 тапкырга күбрәк. Русиядә балалар өчен тәмәке тарту проблемасы иң югары хәвефләрнең берсе булып тора. Кызганычка каршы, безнең илдә мәктәп укучылары тәмәке белән 5-6 сыйныфлардан ук таныша.
Шунысы да расланган факт: иртә яшьтән тәмәке тарта башлаучы хатын-кызларның күбесе бәби табу бәхетеннән мәхрүм була. Төтен суларга яратучылар арасында авырга калгач яралгыны югалтучылар саны, тартмаучылар белән чагыштырганда, 5 тапкырга артык. Шулай ук сигаретның яралгыда тумыштан килгән аномалияләр хәвефен арттыруы хакында да онытмаска кирәк.
-Аракы, сыра эчү һәм тәмәке тарту кебек гадәтләр бергә кушылса, организмда нинди үзгәрешләр күзәтелә?
-Бу бик җитди сорау. Алкоголь белән никотин бергә кушылганда, аларның зыяны берничә тапкырга арта. Мисал өчен, алкоголь авыз куышлыгы, бугаз һәм ашказанының лайлалы тышчасын йомшарта, саклаучы катламын юкка чыгара. Шул ук вакытта тәмәке төтенендәге 4000нән артык агулы һәм яман шеш тудыручы (канцероген) матдәләр организмга кыенлыксыз, бик тиз һәм тирәнгә үтеп керә.
-Димәк, онкология куркынычы көчәя дигән сүз?
-Көнбатыш тикшеренүләре һәм безнең практик тәҗрибә шуны күрсәтә: тәмәке дә тартып, спиртлы эчемлекләр дә кулланучыларда үпкә, авыз куышлыгы, бугаз, үңәч һәм ашказаны яман шеше барлыкка килү куркынычы, бу гадәтләре булмаган кешеләргә караганда, 10-15 тапкырга югарырак! Бу ике агу бергә кушылып, яман шеш күзәнәкләренең үсүен тизләтә.
-Кешенең йөрәк-кан тамырлары системасы бу икеләтә йөкләнешне ничек күтәрә?
-Әлбәттә, бик авыр күтәрә, хәтта яшь кешеләрнеке дә. Эчкән вакытта алкоголь кан тамырларын киңәйтә һәм йөрәк ешрак тибә башлый. Ә сигарет кабызгач, никотин кан тамырларын кискен тарайта. Уйлап кына карагыз әле: кан тамырлары бер киңәя, бер тарая, йөрәк мускулы акылдан язардай киеренкелектә эшли башлый! Бу — иртә инфаркт, инсульт һәм гипертония чиренә туры юл. Шуңа да хәтта 35-40 яшьлек ир-атларның нәкъ менә шул ике афәт аркасында кинәт йөрәге туктау очраклары безнең чорда торган саен ешрак очрый.
-Ни өчен кеше эчкән саен күбрәк тәмәке тарта?
- Бу сорауга җавап бик гади. Алкоголь кешенең үз-үзен контрольдә тоту ноктасын (тормозны) йоклата. Кеше: «бер рюмкадан гына берни дә булмас, иртәгә эчүне ташлармын» дип, үзен юата. Ләкин бу — зур саташу. Бу ике бәйлелек кешенең ихтыяр көчен тулысынча диярлек юкка чыгара.
-Сез озак еллар дәвамында эчкечелеккә һәм тәмәке тартуга һ.б. бәйлелекләргә каршы көрәш алып барган доктор. Әйтегезче, эшегездә дәвалауның нинди ысулларын кулланасыз?
- Берьюлы 11 ысулны киң кулланабыз. Безгә килгән пациентлар башта безнең эшебез турында видеосюжетлар карыйлар, без һәркем белән спиртлы эчемлекнең зыяны турында шәхси әңгәмә үткәрәбез. Ләкин таләбебез дә бар: безгә дәваланырга килер алдыннан пациент 3 һәм аннан да күбрәк тәүлек дәвамында алкоголь кулланмаган булырга тиеш. Тәмәкегә бәйле кешеләр (дәвалану алдыннан шулай ук кичтән тартмыйлар).Наркотикларга бәйлелеккә дучар кешеләр белән дә авыруны җиңүгә китерәчәк уртак тел табабыз.
Дәваланганнан соң исерткеч эчемлекләрдән, тәмәкедән бөтенләй җирәнү хисе туа, авыртулар басыла, исерткеч эчемлек исеннән косу, тәмәке төтененнән йөткерү өянәге башлана. Пациентлар менә шулай итеп аек тормыш юлына басалар. Әлбәттә, әгәр кирәк икән, шулай ук дарулар белән дәвалану курсы да билгелибез. Бездә дәвалау – аноним рәвештә үткәрелә.
-Шулай да иң мөһиме, бу бәйлелекләргә ничек дучар булмаска?
- Профилактиканы мәктәп эскәмиясеннән башларга кирәк, монысы бәхәссез. Укыту оешмалары алкогольгә һәм наркотикларга, тәмәкегә каршы нәтиҗәле тәрбия эшләре алып барырга, һәрдаим сәламәт яшәү рәвешен пропагандаларга, бу уңайдан кызыклы квестлар, түгәрәк өстәлләр, табиблар белән очрашулар оештырырга бурычлы.
- Соңгы вакытта тәмәке катнашмалары мәсьәләсе дә кискен тора...
- Тәмәке катнашмалары – спайслар, алар психотроп тәэсиргә ия. Аларны кулланучыны төссезләнгән тән тиресеннән, күз төпләрендәге кара күләгәләрдән танып була. Тарткан кешенең һәрдаим аппетиты юк, кәефләре гел генә үзгәреп торучан була, алар бик тиз ярсыйлар. Хәтерләре сизелеп начарая, сөйләшкән вакытта фикерләрен туплау һәм дөрес итеп җиткерү сәләтен югалталар.
Спайслар – тынычландыра торган зарарсыз үләннәр түгел, ә саулык өчен зыянлы катнашма. Аларны куллану бик тиз бәйлелеккә китерә, алар аркасында эчке органнар зарарлана, шуның нәтиҗәсендә кеше хәтта инвалидка әверелергә мөмкин.
-Санап үтелгән бәйлелекләрдән котылу юлын нәрсәдән башларга?
-Авыруның теләсә кайсы стадиясендә табиб нарколог-психиатр консультациясе кирәк булачак. Кеше үзе генә бәйлелек авыруын җиңә алмый. Табиблар, авыруның туганнары һәм якын кешеләре белән берлектә, дәвалау процессын контрольдә тота һәм аңа төрле яклап ярдәм итә ала.
- Сез күп йөрисез, төрле шәһәрләрдә буласыз, пациентларга ярдәм итәсез...
- Моннан берничә атна элек кенә Оренбургта булам, медицина академиясе кушуы буенча алкогольгә бәйлелекнең зыяны турында лекцияләр укыдым. Квартал саен диярлек Пермь краенда, Свердловск өлкәсендә, Татарстанда командировкаларда булырга туры килә. Еш кына үзем кайчандыр бәйлелектән дәвалаган кешеләрне очратырга туры килә. Алардан ишеткән рәхмәт сүзләре минем өчен иң зур бүләк.
-“Өмет” укучыларына нәрсә әйтер идегез, Рамил Эдуардович?
-Сәламәтлек — ул Ходай биргән иң зур бүләк. Шул хакта онытмыйча, һәркайсыбыз үзенең киләчәге, балалары һәм якыннарының бәхете өчен дөрес яшәү рәвешен сайларга тиеш. Сигарет төтене һәм исерткеч эчемлекләрсез тормыш күпкә яктырак һәм бәхетлерәк! Моның белән барлык кешеләр дә килешер дип ышанам.
Гөлара Арсланова.