Җәмгыять
20 июнь , 14:30

Бакалылар булдыра!

Районнан ике укучы БДИны 100 баллга биргән. 

Бакалылар булдыра!Бакалылар булдыра!
Бакалылар булдыра!

Башкортстанда быел мәктәпне тәмамлаучыларның БДИны (Бердәм дәүләт имтиханын)100 баллга тапшыручылар ике тапкыр күбрәк.

Быел иң массакүләм фән буенча йомгаклау аттестациясен 16 164 укучы узган. Быел игътибарны максималь нәтиҗәгә ия булган укучылар җәлеп итте. Башкортстанда 22 бала 100 балл җыган. Бу күрсәткеч былтыргыгыга караганда ике тапкырга күбрәк 2025 елда, яңадан тапшыруларны исәпкә алып, 13 кеше 100 балл җыйган булган.

Мондый нәтиҗәгә ирешүгә, әлбәттә, педагогларның бердәм эше һәм балаларның көчле мотивациясе ярдәм иткәндер.

Отличниклар да сизелерлек арткан: 2 640 укучы имтиханда 81 балл һәм аннан күбрәкне җыйган, югары уку йортларына укырга керү өчен бу аларга өстенлекле гарантия бирә.

Бакалы районы яхшы укучылары белән аерылып тора - анда ике бала йөзәр балл җыйган. Болар:

1 нче санлы урта мәктәбе укучылары Яна Лобанова һәм Дарья Урусова (укытучылары Н.М.Хизяпова). Алты укучы рус теленнән дәүләт имтиханын 90+ баллга тапшырган.

Афәрин, бакалылар!

Мәктәпне тәмамлаган һәр балага теләгән җирләренә укырга керергә насыйп булсын. 

Бакалылар булдыра!
Бакалылар булдыра!
Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас