Җәмгыять
20 июнь , 02:00

1 июльдән гаилә ипотекасы кагыйдәләре яңара

Мондый хәбәр-хәтер яшен тизлегендә тарала һәм зур резонанс уята шул. Шулай да рәсми карар чыкканчы, төрле социаль челтәрләрдә таралган мәгълүматларга ышанмаска чакыралар.  

1 июльдән гаилә ипотекасы кагыйдәләре яңара1 июльдән гаилә ипотекасы кагыйдәләре яңара
1 июльдән гаилә ипотекасы кагыйдәләре яңара

Илдә агымдагы елның 1 июленнән гаилә ипотекасы программасы кагыйдәләренә үзгәрешләр булачак. Бу хакта Сочида узган «Движение» форумында Русия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Никита Стасишин белдергән.

Җитәкче сүзләренә караганда, яңартылган программа беренче чиратта бала табуны һәм күпбалалы гаиләләрне хуплауга юнәлдереләчәк. Шулай да спикер, гражданнарны рәсми карар чыкканчы, төрле соцчелтәрләрдә таралган мәгълүматларга ышанмаска өндәде.

Искәртеп китик, Русия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә балалар санына карап ипотека ставкаларын дифференциацияләү мөмкинлеген карарга кушкан иде. Фикер алышылган вариантларның берсе буенча, беренче бала өчен ставка — 12 процент, икенче бала өчен — 6 процент, өченче бала өчен — 4 процент булуы ихтимал.

Хәзерге вакытта гаилә ипотекасын 6 яшькә кадәрге баласы булган гаиләләр, кече шәһәрләрдә яшәүче ике балигъ булмаган бала тәрбияләүче гаиләләр, төзелеш күләме түбән булган төбәкләрдәге ике балалы гаиләләр, шулай ук инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр рәсмиләштерә ала. Программа буенча ставка бөтен илебез буенча 6 процент тәшкил итә, ә беренчел кертем торак бәясенең кимендә 20 проценты булырга тиеш.

Фото: "Башинформ".

 

1 июльдән гаилә ипотекасы кагыйдәләре яңара
1 июльдән гаилә ипотекасы кагыйдәләре яңара
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас