Җәмгыять
19 Июня , 16:30

Зианчуралылар «Аек авыл»да җиңү сере белән бүлеште

Чарада ике тематик секция эшләде.

Зианчуралылар «Аек авыл»да җиңү сере белән бүлештеЗианчуралылар «Аек авыл»да җиңү сере белән бүлеште
Зианчуралылар «Аек авыл»да җиңү сере белән бүлеште
Зианчура районы үз мәйданында Бөтендөнья Башкортлары королтаеның күчмә зона чарасы катнашучыларын кабул итте. Анда Зианчура, Әбҗәлил, Баймак, Бөрҗән, Зилаер, Күгәрчен, Учалы, Хәйбулла районнары, Межгорье, Сибай калалары вәкилләре катнашты.
Чарада ике тематик секция эшләде. Район хакимиятендә узган "Авыл хуҗалыгы кооперациясенең уңышлы тәҗрибәләре һәм үсеш мөмкинлекләре" секциясе утырышында авыл хуҗалыгы, эшкуарлык, туризм тармаклары ведомстволары, үзмәшгульләр, шәхси кәсебен ачарга җыенган гражданнар, власть органнары вәкилләре һ.б. катнашты. Бөтендөнья башкортлары королтае рәисе Юлдаш Йосыпов чараның модераторы булды. Чара башында оештыручылар һәм кунаклар җиңүче авылларның приз фондын тормышка ашыруы белән танышты. Алар Кинйәбулатта булып, балалар, яшьләр, хәтта олылар яратып шөгыльләнгән күпфункцияле спорт майданчыгын карады. Бу объект былтыр авыл “Бәләкәй торак пунктлар" номинациясендә җиңү яулагач, приз акчасына булдырылган. Күчмә зона чарасы программасына ярашлы, "Саулыҡ хакына хезмәттәшлек: сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруда төбәкара тәҗрибә уртаклашу" секциясе утырышында муниципаль дәрәҗәдәге конкурсны оештыру комитетлары, урындагы башкорт корылтайлары вәкилләре, авыл биләмәсе башлыклары, активистлар һ.б. катнашты. Чараның модераторы Бөтендөнья башҡорттары корылтае президиумы рәисе, Русия Дәүләт Думаһы депутаты Эльвира Аетҡолова булды.
Пленар утырышта сәламләү сүзләре белән хакимият башлыгы Дәмин Юланов, шулай ук "Аек авыл" республика конкурсының оештыру комитеты әгъзалары чыгыш ясады. Арытабан  "Аек авыл" VII республика конкурсы җиңүчеләрен, катнашканнарны, активистларны бүләкләү тантанасы булды. "Үрнәкле башкорт гаиләсе" ачык республика конкурсы җиңүчеләре арасында Идәш авылынан Галим һәм Луиза Кунакбаевларның чыгышын аеруча яратып кабул иттеләр. Әйткәндәй, район мәдәният йортында тематик күргәзмәләр дә эшләде. Шулай ук мәшгульлек үзәгенең консультация мәйданчыклары да эшләде. "Минем бизнес" үзәгенең җирле бүлекчәсе белгечләре халыкның эшкуарлыкка кагылышлы сорауларына җавап бирде, консультациялар үткәрде.
Зианчуралылар «Аек авыл»да җиңү сере белән бүлеште
Зианчуралылар «Аек авыл»да җиңү сере белән бүлеште
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас