- Массаж: чигәләрне, муенны һәм баш тиресен бармак очлары белән әкрен генә аяк астыннан өскә таба массажлау кан әйләнешен яхшырта.
- Кәбестә яфрагы: яңа өзелгән кәбестә яфрагын азрак изеп (суты чыгарлык итеп), маңгайга һәм чигәләргә ябарга кирәк.
- Салкын компресс: ялкынсынуны һәм сызлауны басар өчен, маңгайга салкын суга батырылган сөлге яисә боз куярга була.
- Лимон кабыгы: лимонның эчке ак кабыгын чигәләргә ышкырга яки кабыгын маңгайга бәйләп куярга мөмкин.
- Кайнар аяк ваннасы: аякларны җылы суга тыгып утыру кандагы басымны аска төшерә, бу баш тамырларыннан канны җибәрә.
- Тынычлык һәм караңгылык: кайвакыт баш авыртуын басар өчен яктылыкны сүндереп, тыныч һәм яхшы җилләтелгән бүлмәдә 30 минут йоклап алу да җитә.
Фото: blog.menorah-center.com