Җәмгыять
16 Июня , 15:37

Пленар утырыш үтте

16 июньдә Уфаның «Торатау» Конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәк массакүләм мәгълүмат чараларының V Форумында катнашты.

Пленар утырыш үттеПленар утырыш үтте
Пленар утырыш үтте

Ул гадәттәгечә үз мәйданчыгына республика һәм муниципаль массакүләм мәгълүмат чаралары редакторларын һәм журналистларын, шулай ук тармак экспертларын җыйды. Быел форумның темасы « "Барысы да җиңү өчен".

   Эш башланыр алдыннан төбәк җитәкчесе быел юбилейларын билгеләп үтүче республика массакүләм мәгълүмат чаралары күргәзмәсен карады. Мәсәлән, «Республика Башкортостан» газетасы-120, «Өмет» газетасы һәм «Акбуҙат» журналына – 35, «Башинформ» мәгълүмат агентлыгына һәм «Ватандаш» журналына – 30, ә БСТ телеканалына һәм «Спутник ФМ» радиостанциясенә 25 ел тула.

   Башкортстанның матбугат һәм ММЧ агентлыгы җитәкчесе Максим Учев хәбәр иткәнчә, төбәкнең иң эре медиахолдингы – «Республика Башкортостан» нәшрият йорты алты телдә 146 газета һәм журнал чыгара. Ул 62 филиалны, шул исәптән җиде типографияне берләштерә. Оешмада барлыгы 1,5 мең хезмәткәр эшли.

   Пленар утырыштагы чыгышында Радий Хәбиров форумда катнашучыларны һөнәри бәйрәмнәре – Республика матбугат һәм мәгълүмат хезмәткәрләре көне белән котлады һәм төбәк үсешендә журналистлар бергәлегенең мөһим ролен билгеләп үтте.

Фото: nuriman.pro

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас