Җәмгыять
11 Июня , 10:07

Психик сәламәтлеге бозылган кешеләргә ярдәм итәргә кирәк

Психик сәламәтлеге бозылган кешеләргә ярдәм итәргә кирәкПсихик сәламәтлеге бозылган кешеләргә ярдәм итәргә кирәк
Психик сәламәтлеге бозылган кешеләргә ярдәм итәргә кирәк

11 июньдә Уфада «ПНИ һәм ДДИда тормышны нормальләштерү» курсының беренче көндезге модуле ачыла. Укуларны социаль үзгәрешләр буенча киңәшчеләр институты үткәрә.

Республикага Русиянең 10 төбәгеннән — Псков өлкәсеннән Якутиягә кадәр-44 белгеч киләчәк. Укуда урын алу өчен алар барысы да катгый конкурслы сайлап алу үттеләр. Студентлар Башкортстан республикасында дүрт көн үткәрәчәк һәм Радий Фәрит улы Хәбиров белән очрашачак.

Курста нәрсәгә өйрәтәләр ?

«ПНИ һәм ДДИда тормышны нормальләштерү» курсы психик сәламәтлеге бозылган кешеләргә ярдәм итү өлкәсендә эшләүче белгечләр өчен каралган. Студентлар арасында — профильле төбәк министрлыклары хезмәткәрләре, балалар һәм өлкәннәр психоневрологик интернатлары директорлары, табиблар, психологлар, шәфкать туташлары, НКО һәм бизнес вәкилләре. Укытуның бурычы-система эчендә калган кешеләрнең тормышы нормальгә якынлашсын өчен, бөтен ил буйлап интернатларны трансформацияләүгә ярдәм итү.

Нәтиҗәдә, 10 төбәктә, шул исәптән Башкортостан Республикасында 20 учреждение (12 өлкәннәр һәм 8 балалар интернат-йорты) өчен адреслы үзгәртеп кору проектлары булачак.

Чыгарылыш укучылары дәүләт үрнәгендә һөнәри яңадан әзерләү турында дипломнар алачак.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас